Фәнис Җиһанша: «Театрда беркайчан да бер үк әйбер кабатланмый»

«Артист кешегә рәхәт, җырлап, биеп, сәхнәдә күңел ачып йөри, шуның белән ипие өчен эшли» – дигән сүзләр халык арасында еш кына ишетелә, стереотип дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә дисәң дә хата булмас. Стереотип түгел, абсурд икән бу, җәмәгать. Бу дөреслеккә инану өчен тирән мәгънәле, зур актёрлык осталыгы таләп итүче рольләрне күзәтү кирәк булмады. Бары тик 27 февральдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече залында үткәрелгән иҗади лабораториясенең ишекләрен ачырга гына кирәк булган икән.

Зал тулы кеше. Алар тамаша кылырга түгел, ә сәхнәдә үзләре үк чыгыш ясарга, тәҗрибәле Камал театры артистларыннан мастер-класс алырга җыелган. Күзләрендә – ут, яңа белем алу теләге. Иҗади кеше шундый була инде ул – оялмыйча, кушкан хәрәкәтләрне башкара, сәхнәдә югалып калмый, театрны аерым дөнья итеп кабул итә.

Әлеге чара Шамил Закиров исемендәге Беренче «Идел Йорт» Халыкара театр конкурсына әзерлек йөзеннән үткәрелде. Шуңа күрә Кече залда әлеге бәйгедә җиңү яулаган, катнашкан яисә актёр һөнәрен үз иткән кешеләр җыелган иде. Әйе, һәр коллективның үз тормышы. Әмма бу үзешчән артистларны ирекле йөзүгә җибәрү дигәнне аңлатмый. Чара Татарстан Республикасы халыкларының һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче татар халкының һәвәскәр театр сәнгатен үстерү максатыннан үткәрелә бит.

Очрашуда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артистлары Фуат Әбүбәкиров, Илдус Габдрахманов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша һәм, шулай ук, Артур Шәйдуллин катнашты.

«Лабораториядән алган белемнәр, күнекмәләр миңа эшемдә дә, блогымны алып баруда да, шулай ук театрда үземне күрсәтүдә дә кирәк булачак. Тел үсеше, үз-үзеңне дөрес итеп тәкъдим итү, спектакль героеның холкын аңлый белү – кыскасы, барысының да асылын аңлаттылар. Мастер классларга килсәк, Фәнис Җиһаншаның дәресе миңа бик ошады. Ул өйрәткән күнегүләр театрда гына түгел, көндәлектә дә кирәге чыгырга мөмкин», – дип Азнакай кызы Резеда үз фикерен белдерде.

Чыннан да, Фәнис Җиһанша искитмәле мастер-класс уздырды. Актёрның үз персонажына тулаем бирелеп китү әһәмияте, импровизация осталыгы, спектакльдә туган казуслардан чыгу юлларын табу кебек бик актуаль һәм залдагы һәркемне кызыксындырган темалар ачылды, сөйләшенде, анализланды. Чакырылган кунакларга гына түгел, хәтта миңа, театр дөньясы белән бик үк тыгыз элемтәдә тормаган кешегә дә, әлеге дәрес мавыктыргыч һәм файдалы тоелды. Ә иң күңеллесе – залда утыручыларны сәхнәгә чакыру иде. Чаба-чаба, урындыклар аша җәһәт кенә уза-уза, Фәнис Җиһанша янына ургылалар бит артистлар. Һәрберсенең Татарстанның халык артистның укучысы булып карыйсы килә. Ун минутка булса да. Тиздән килеп җитәчәк 8нче март бәйрәме, автобус тукталышындагы бер вакыйга кебек вәзгыятькә мини чыгышлар ясалды, вакыйга үстерелеше кебек термин шулай ук искә алынды.

Фәнис абый Җиһанша шулай ук тамашачыларны театрда бик мөһим булган әйбер – ритм белән таныштырды, аны дөрес итеп танырга, сизергә өйрәтте. «Театрда беркайчан да бер үк әйбер кабатланмый – «магия»се дә шунда. Артистны беркайчанда уйнарга өйрәтеп булмый, барысы аның үзеннән тора. Мәсәлән, ниндидер персонажны уйнарга чыкканда, һәрберегез аның психологик жестын үзегезгә сеңдерегә тиешсез», – диде ул.

Мастер классның иң кызыклы урыны, миңа калса, залда утыручыларның сорауларына җавап бирү булгандыр. Бер үзешчән артист сорый: «Спектакльдә председательгә ришвәт бирергә кирәк. Тамашачыга күрсәтеләсе акча пәрдә артында калган. Нишләргә?». Фәнис Җиһанша югалып калмады, кофтасының җилкәсен залга таба каплап: «Менә шулай итеп бирәсең инде, аны кем күрсен. Кирәге булса, ахырга кемдер алып чыгар инде аны», дип өздереп әйтте дә куйды. Шулай ук артист үз тәҗрибәсендә барлыкка килгән бер вакыйга турында да таныштырырга булды. «Премьераның икенче көне. Педсовет бара, янәсе. Кинәт, түшәмнән икенче өлештә генә барлыкка киләсе кар ява башлады, ә без, геройлар, бина эчендә бит! Башта аңлап бетермәдем, нишләргә белмибез, паника, хатын-кызларның чәчләре тулы ясалма кар. Аллага шөкер, Ирек абый килеп керде дә, миңа карап, «Сез, район җитәкчесе була торып, нишләп укытучыларны шушындый тишек түбәле мәктәптә тотасыз» дип, карны алыштырган көбекне тота, тамашачыга күрсәтә, ул эри! Шулай итеп авыр хәлдән коткарды».

«Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге лаборатория авылларда яшәп, иҗат итүче халык театрлары өчен бик файдалы. Шәхсән үзем, югары театраль белемем булуга да карамастан, монда килергә булдым. Кайбер әйберләрне искә төшерергә, яңартып җибәрергә бу искиткеч чара. Мондый очрашулар һаман булып торсын иде дигән теләк белән калам», – диде Мамадыш районы Түбән Сон мәдәният йортында эшләп килүче «Мирас» халык театры режиссёры Зөлфирә Дәүләтшина.

«Мондый чаралар беренче тапкыр гына уздырылмый. Унынчы лаборатория монда, Г.Камал театрында оештырылды, быел соңгысы булыр инде. Әтнәдә унберенчесе дә булырга тиеш иде. Кызганыч, ул әлегә планда гына, коронавирус аркасында аны кичектерергә туры килде», – дип белдерде оештыручылар. Унберенче лаборатория үткәрелер дип ышанып калабыз. Спектакль карарга гына түгел, пәрдә артында, театр үзәгендә булган үзенчәлекләр белән танышырга ашыгыгыз. Бөтенләй икенче, чит дөнья. Шунысы белән мавыктыргыч та!

Мәкалә Айзилә Сабирова тарафыннан язылды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
677
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы