Логотип
Театр

Фәрит Бикчәнтәев Казан театр институтын булдыруны сорады

«Россия төбәкләрендәге милли театрлар өчен кадрлар әзерләү үзәге булыр иде ул», – диде Камал театрының баш режиссеры.

Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Казан Ратушасында бара торган Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Казан театр институтын булдыруны сорады. Бу үтенече белән ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

«Казан театр училищесы базасында Казан театр институтын булдыруны сорыйм. Россия төбәкләрендәге милли театрлар өчен кадрлар әзерләү үзәге булыр иде ул», – диде Бикчәнтәев. Ул Мари Эл, Чувашстан һәм башка милли театрлар өчен Казанда актерлар әзерләп булыр иде, дип саный.

Фәрит Бикчәнтәев Казан театр училищесын тәмамлаган белгечнең эшкә урнашканда оклады югары белемле актерга караганда 22 процентка ким булуын билгеләп узды. Шул сәбәпле, чыгарылыш белгечләре театрга эшкә кермичә, югары белем алу өчен укырга кергәнен әйтте. «Бүген актерлар филологлар, психологлар һәм башка югары белеме белгечләр», – диде. 

Баш режиссер Казан мәдәният һәм сәнгать институтында бюджет урыннар кисәк кимегәнен искәртте. «Милли театр сәнгате өчен бу бигрәк тә борчулы мәсьәлә», – диде.

Фәрит Бикчәнтәевнең театр институты турында тәкъдимен Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский да хуплады.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк