Логотип
Театр

Игътибар! Камал театрыннан яңалык!

Игътибар! 16 февральдә 18.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең «Иллюзиум» кинотеатрында онлайн режимда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Сүнгән йолдызлар» спектакленең премьерасы күрсәтеләчәк. Т

Игътибар! 16 февральдә 18.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең «Иллюзиум» кинотеатрында онлайн режимда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Сүнгән йолдызлар» спектакленең премьерасы күрсәтеләчәк. Трансляция турыдан-туры Казаннан, Камал театрыннан HD-сыйфатта барачак. Мондый тәҗрибә татар театрында беренче мәртәбә үтә.

«Без инде өченче ел рәттән интернетта театр чараларын онлайн күрсәтәбез. Мәсьәлән, узган елның октябрь аенда сезон ачылышын һәм «Зәңгәр шәл» спектаклен күрсәттек, 5 камерага сәхнә артларын да төшердек, параллель рәвештә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән телемост та оештырылды. Трансляцияне 30 меңнән артык кеше карады, бу бик яхшы күрсәткеч, – дип уртаклаша Г.Камал театры директоры Илфир Якупов.

– ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүлеп биргән субсидияләр ярдәмендә без трансляция өчен махсус җайланмалар сатып ала алдык. һәм менә яңа биеклеккә чыгарга булдык - спектакльләребезне кинотеатрларда зур экранда күрсәтергә!».

Туры эфир өчен Яр Чаллы шәһәре очраклы гына сайланмаган – биредә Камал театры һәрвакыт көтелгән кунак, гастрольләргә тамашачылар агылып йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк