Логотип
Театр

ИКЕ ТӘКӘ БАШЫ БЕР КАЗАНГА СЫЯ…

Җир йөзендә бүтән кабатланмаган, бары тик бердәнбер генә булып калган затлар сирәк очрый. Аларның урынын биләрлек, аларны алмаштырырлык кешеләр табылмый. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театр...

Җир йөзендә бүтән кабатланмаган, бары тик бердәнбер генә булып калган затлар сирәк очрый. Аларның урынын биләрлек, аларны алмаштырырлык кешеләр табылмый. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Нәҗибә Ихсанова шуларның берсе. Бөек Кодрәтебез тагын аның кебек талант иясен тудырмас, тудырса да, ул Нәҗибә ханыма һич тә охшамас кебек. Татарстанның һәм Рәсәйнең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты… Ә иң зур бүләк — халык мәхәббәте… «Бүген Нәҗибә Ихсанова уйный», — дип махсус аның уенын күрер өчен генә әзме тамашачы театрга тар- тылды! Гөлшәһидәсе («Ак чәчәкләр», Г.Әпсәләмов), Өммиясе («Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин), Тәңкәбикәсе («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), Әүдәкие («Гөргөри кияүләре», Т.Миңнуллин), Гөлфинәсе («Әниләр һәм бәбиләр», Т.Миңнуллин) һ.б. йөзәрләгән каһарманнары белән яраттырды, сокландырды, таң калдырды артистка. Без аның әкрен генә түм-түгәрәк гомер бәйрәменә якынлашканын сизмәдек тә. Үзе дә сиздермәде! Балкып торган йөз-кыяфәт, күздән чәчрәгән очкын, гайрәтле тавыш — сөбханалла, бүген дә ул без белгән, без күргән сәхнә күрке! Аңа алдагы көннәрендә дә яшьлек рухы, яшьлек дәрте телибез! Һәм мөхтәрәм артистыбызның хәтирәләр китабын ачып, шуннан өзекләр тәкъдим итәбез.

Хуш, туган як…

Мин — авыл кызы идем, әмма язмыш бик иртә туган җиремнән аерып, читкә чыгарып җибәрде. Без гаиләдә җиде бала үстек, әткәй — Гыймадеисламга нигәдер авыл- дашлар Гыймай дип кенә эндәшә, югыйсә тулы исеме аның чын холык-фигылен чагылдыра иде. Андый кешеләр турында исеменә җисеме туры килә, диләр. Ул сугышта салкын тиеп гыж-гыж сулый иде. Әнкәй Миннеямал атлы, коръәнхафизә, бик дини иде. Аларның өйдә тавыш күтәргәнен, ызгышканын-талашканын хәтерләмим, икесе дә сабыр, икесе дә уңган-тырыш иде. Ишле гаилә булгач, ашау-эчү мәсьәләсендә әзрәк кыенлык бар иде, ник дигәндә колхозда таякка эшлиләр. Абзар тутырып мал-туар асрыйм дисәң — печән кирәк. Кырыс заманнар иде. Авыл халкын изеп нинди генә салымнар салмадылар. Әмма без ач та яшәмәдек. Язга чыккач әни үлән ашлары пешерә иде. Барыбер күңел көр иде безнең. Җир кардан эремәгән, ә без — бала-чага, яланаяк клубка йөгерәбез, хәтта кышкы айларда да йөгереп барга- ным истә, чөнки аякка кияргә юк, итекләр — чиратта, аны кем эшли — шул киеп китә. Клубта кызык иде, баянчы абый гармун шыгырдата, ә без биибез, җырлыйбыз, шигырь сөйлибез. Өйдә әнкәй моңлы итеп борынгы көйләрне көйли, безне дә өйрәтә, ялгышсак — төзәтә, апам Нәкыянең тавышы искиткеч матур иде. Коеп куйган артист иде ул, тик мин әрсезрәк булдыммы, әллә үҗәт идемме, өскә калыктым. 1956 елда Мәскәүгә — Щепкин исемендәге атаклы училищега авылдашым Әзһәр Шакиров белән китүебез — гаҗәп хәл бит. Шунда укыгач тагын бер могҗиза: төркемебез белән театрларның үзәге Камалга эшкә урнашу! Шушы бәхетле елларым исемә төшсә — күземә яшь тула.

img054

Мәскәүләр тотса якаң…

Тотмады, дөресрәге без — татар балалары тоттырмадык. Иң алдынгы студентлар идек, безне укытучылар гел мактый иде. Билгеле, мин авылдан матди ярдәм көтмәдем, әлеге дә баягы таякка эшләгән әткәй-әнкәй ничек булышсын! Чалпыдан безнең якташлар Мәскәүдә тора иде. Гәүһәр, Фәһимә, Фоат абыйларны, әниләрен мәңге онытмыйм. Алар Азнакайдан ике бала укырга килгәнен ишетә дә, Әзһәр белән мине эзләп таба. Барган төшебезгә кайнар шулпа әзер була иде. Тәрбияләделәр димим, ул бик зур сүз, әмма кунакка еш чакырдылар. Соңыннан бөтен төркем безгә кушылды. Тамактан йотарга әйбер булса, сөенә идек инде. Ипи кибетендә башта тикшерә идек. Кайсы арзанрак — шуны сайладык. Стипендияне ничек тә айлар буена сузасы бит! Рәхмәт, Татарстан хөкүмәте безне нык кайгыртты. Хәтта ул вакыттагы Мәдәният министры Мәскәүгә килгән саен хәлебезне белешә: «Балалар ни- чек укыйсыз, тормышларыгыз ничек, авыр түгелме?» — дип сораша иде. Берсендә без аңа зарландык. «Кышкы өс киемнәребез юк, салкында туңабыз», — дидек. Ул егерме өчебезгә дә берәр мең сум акча бирдертте. Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Йосыпов, Әхмәт Фәйзиләрнең ярдәмен тойдык. Өлкәннәр тарафыннан: «Без сезне укырга җибәрдек, теләсәгез нишләгез», — дигән битарафлык юк иде. Туфан гел: «Ата-аналар кебек кайгырткан кешеләрне бүтән белмим», — дип әйтә иде. Без инде аларга кем? Училищега эләгүебез — бәхет эше дим мин. Беренчедән, ничәмә ничә егет-кыз арасыннан иләп безне укырга җибәрделәр. Без бит Әзһәр белән егерме генә йортлы авылдан! Бу Марска очу белән бер иде. Икенчедән, безне үз балаларыдай карыйлар! Кайберләребезнең капризлары да гафу ителә. Туфан катгый сөйләшә иде, музыка укытучысына: «Мин операны аңламыйм да, кирәксенмим дә, чөнки андый сәнгать булмый», — диде. Ул Мәрәтхуҗа авылында арияләр тыңлап үскәнмени! Әле бит аның музыка белән дуслыгы да чамалы гына. Укытучыбыз аны ачуланмады, үзе белән Зур театрга — опера тыңлатырга ияртеп йөрде. Шаккатырлык бит! Без Мәскәүдә зур мәктәп уздык. Фирдәвес Әхтәмова белән нинди театр бар — һәммәсенең репертуары белән танышып, премьераларын карап бардык. Студентларга пропуск язалар, әлбәттә, спектакльләрне йә басып, йә баскычка утырып карыйсың. Болонья плащларның модада чагы. Әй, салкында ул шыкырдап ката. Кич кайтабыз тулай торакка: плащ шыгыр-шыгыр итә…

 ghtfr

«Бир кулыңны, җаным…»

1957 елда без төркемебез белән Яңа елны якташ апаларда каршыладык. Подвалда кечкенә генә бүлмә, ничек сыйганбыздыр. Мәҗлес кызды, шаулашабыз-гөрләшбез. Җаен туры китереп көтмәгәндә генә Туфан мине бер почмакка кысты да:

 – Мин сине яратам! — дип пышылдады.

Шул хәтле курыктым ки, кич белән температурам кырыкка хәтле күтәрелде. Атна буе авырып яттым. Бүлмәдә 13 кыз яшибез. Туфан керсә, дерт итеп сискәнеп куя идем. Егет гел кулымнан тотарга үрелә, ә мин чәнти бармагыма да кагылдыртмый идем. Йөрәк тә буш түгел: авылда егетем калды, ә безнең чорда тәрбия каты иде, әхлак нормасыннан тайпылырга ярамый, без әткәй-әнкәй йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык. «Минем егетем бар», — дим. «Булса соң», — ди. Туфан дуамал, директорга кергән дә:

– «Ихсанова минем белән йөрмәсә, училищедан китәм», — дигән. Шуннан соң мине комсомол җыелышына чакырдылар да:

– Миңнуллин яхшы укый, киләчәге өметле, зинһар укуыгыз тәмамланганчы гына аның белән йөреп тор, — дип үгетләргә керештеләр. — Ичмасам, кулыңнан тотарга рөхсәт ит, берни дә югатмыйсың бит инде, — диделәр. Без сабыйлар идек шул. Ул чакта танылган драматург белән ярты гасырдан артык гомер күпереннән атларбыз, кызыбыз Әлфия туар, ул үз чиратында безгә ике онык — Диләрә һәм Даниярны бүләк итәр, Сәйдә оныкчыгыбыз дөньяга аваз салгач, шатлыгыбыз тагын да артыр дип кем уйлаган! Туфан бит ул йорт җанлы иде. Мине ул көнкүреш ваклыклары белән вакламады. Барсын да үзе көйләде. Минем өчен яшәү мәгънәсе театр иде… Сәхнә, бары тик сәхнә!

3

Ике тәкә башы бер казанга сыя…

Иҗат бәхете үзе дә мине читләтеп үтмәде. Театрга аяк баскан көннәрдә А.Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләрдә» әсәрендә баш каһарман Гандәлифне уйнадым. Ринат Таҗетдинов — сәхнәдәшем. Без — матур, сөйкемле, бездән яшьлек рухы бөркелә. Шуннан соң мине таный башладылар. Урамда туктатып:

 – Сез артистка Нәҗибә Ихсанова бит? — дип сорыйлар иде. Театр директоры Рәшидә Җиһаншина мине аеруча якын күрде. Хәтта «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналына мине мактап язды. Мондый абруйлы басмада басылу ул заманнарда зур дәрәҗә иде. Әмма Туфан аркасында Рәшидә апаның миңа карата кайнар мәхәббәте сүрелде. Туфанның теле тик тормый, җыелышларда җитәкчеләргә тәнкыйть эләгә. Рәшидә апа:

 – «Нәҗибә, син бу җүләр белән ничек яшисең? Ташла син аны, сиңа любой кеше өйләнә», — дия иде. Нинди аерылу ди! Безне: «Барган җиреңдә таш булып төш», — дип үстерделәр. Марсель Сәлимҗанов баш режиссёр итеп билгеләнгәч, мин ул яраткан фактура түгел икәнемне аңладым. Режиссёрга кемдер ошый, кемдер юк. Гәрчә яшь һәм матур булсам да, Марсель миңа характерлы рольләр тапшырды. Бәлки бу әйбәттер дә, әгәр лирик геройларның мәхәббәт күренешен генә уйнасам, бер төрлелек китәр иде. Ә монда төрле-төрле холыктагы хатын-кызлар. Шулай итеп 34 яшемдә 80 яшьлек карчык Зөмрәткә («Нәркәс», И.Йомагол) «әйләндем». Башымда ап-ак парик, тешем карага буялган, кулымны картайтыр өчен грим сөртелгән. Өммия карчыкта («Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин) мин 38 яшьтә идем. «Сез — яшьләр, эстафетаны дәвам итүчеләр», — дип «юатты» режиссёр. Чынлап та, Галия апа Нигъмәтуллиналар олыгая иде инде.

rgerg

 Халыкка кызык: берсе — драматург, берсе — артист. «Туфан язганда Нәҗибә шыпырт кына килеп карыймы икән?» — диләр. Карамадым. Ул өйдә иҗат итмәде, йә авылда, йә шифаханәдә язды, әсәрен иң беренче миңа укыта иде дә, бергәләшеп фикерләшә идек. «Әниләр һәм бәбиләр» — махсус миңа аталган пьеса. Гөлфинә иң якты образым. Анда Алтынчәч исемле казах кызы: «И, мин ямьсез, миңа өйләнергә теләүче булмады», — ди. Ә мин — Гөлфинә, күп балалы ана: «Егетләр кызларның матурлыгына карамый. Менә мин матурмы? (Туфан тач минем йөземне сурәтләгән иде.) Кылыч борын, иләк авыз», — дим.

Ике тәкә башы бер Казанга сыймый, диләр. Туфан белән без сыйдык, шөкер. Җеннәребез килешкәндер. Безне уртак максатларыбыз берләштергәндер, мөгаен. Мин театр дип җаным-тәнем белән сәхнәгә багынган кеше идем, әгәр дә мәгәр барлык туганнар бергә җыелышып: «Без Әлфияне үстердек», — дисә, килешәм. Туфан — иҗатка чумган, мин — гастрольләрдә, ә кызыбыз кайсыдыр туган-тумачаларда. Үсә төшкәч, ул минем белән театрга йөрде. Әлфия бүген Тинчурин театрын йомык күз белән дә урап чыгар иде. Аңа анда һәр почмак таныш.

4

5

Танылган артисткабызның хәтирәләр китабын һич кенә дә ябасы килми. Тамашачы өчен генә түгел, әни, дәү әни буларак та Нәҗибә ханым сер дөнясы икән. Кызы Әлфия Миңнуллина сөйли:

– Улым Данияр беренче сыйныфта укый. Яхшы укыйбыз. Тик шигырь белән интегәбез. Пушкинның «Руслан һәм Людмила» поэмасының озын гына кисәген ятларга бирделәр. Юк, ятлата алмыйбыз! Апасы Диләрә минем арттан кабатлый-кабатлый өйрәнеп бетерде. Данияр кычкы- рып елый. Менә безгә әни килде. Аның оныгына үзгә мөнәсәбәт, аны бик ярата. «Улымны нишләттегез, ник елатасыз? — ди. — Әйдә, улым, мин сиңа тәмле әйбер ашатам», — дип китабы белән урамга алып чыкты. Берәр сәгатьтән кайтты болар. Данияр өзекне ятлаган, 

Пәрдә төшә.

Пәрдә күтәрелә.

 Көннәр үтә.

Төннәр үтә бирә.

 Узган гомер

Түгел үткән еллар.

 Узган гомер —

Син уйнаган рольләр.

Пәрдә төшә.

Күтәрелә кабат.

Син санама,

Мизгелләрне

Сәхнә бара санап.

 (Булат Ибраһимов)

Сәхнә рольләрне дә санагандыр. Алар йөздән артык. Һәркайсына — йөрәк җылысы күчкән… Һәркайсы ярату белән өретелгән…

Автор: Нәбирә Гыйматдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк