Илсур Метшин Камал театры артистын бүләкләде

Казан Ратушасында #БезБергә гомумроссия ярдәм акциясе волонтерларын бүләкләделәр. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкына коронавирус вакытында ярдәм иткән волонтерларга, иганәчеләргә, эшмәкәрләргә бүләкләр тапшырды. Март аеннан июнь аена кадәр волонтерлар көн саен кешеләргә азык-төлек, дарулар, җылы ризык, көнкүреш кирәк-яраклары ташыды, оешмаларда дезинфекция ясады, волонтерлар штабы укучыларга дистанцион укуда ярдәм күрсәтте.

Бүләкләнгән волонтерлар арасында Камал театры артисты Айгөл Абашева да бар иде. Айгөл белән горурланабыз!

Чыганак: Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1173
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Марат Яруллин: «Авыруны җиңә алмадым, температура 38-38,5 тән төшмәде»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Антикоррупция
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы