Логотип
Театр

Курчаклар елый да, көлә дә…

Күңелдә горурлык та бар. Фатыйма әнисенә бик зур эш кушылган: ул күмәк хуҗалыкка ипи пешерә. Бу вазифаны исә изге күңелле хатын-кыз гына башкара ала, чөнки галиҗәнап икмәк аның кулында гына шифалы...

Күңелдә горурлык та бар. Фатыйма әнисенә бик зур эш кушылган: ул күмәк хуҗалыкка ипи пешерә. Бу вазифаны исә изге күңелле хатын-кыз гына башкара ала, чөнки галиҗәнап икмәк аның кулында гына шифалы тәгамгә әйләнәчәк. Мичтән чыккан кайнар ипиләрне әнисе ак тастымалларга төреп кул арбасына төйи. Колхоз келәтенә илтергә кирәк. «Мин дә булышам!» – дип, тоткага нәни куллар да үрелә. Еллар узар, бу куллар, ныгып, тагын да зуррак, тагын да авыррак арбага ябышыр… Монысы иҗат байлыгы төялгән сәнгать арбасы булыр…

Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог, профессор, Татар дәүләт «Әкият» курчак театры баш режиссеры Илдус Нәсыйх улы Зиннуров белән очрашкач та әүвәл балачак иленнән урап кайтыйк әле дидек. Татар баласын тирбәтеп үстергән «бишек» ни дисәң дә, авыл бит инде ул.


– Илдус әфәнде, Яңа Дума (Аксубай районы) элек-электән тирә-якта мәгърифәтле як булып саналды. Сез – танылган язучы, галим, дин белгече Нәҗип Думавиның якташы да. Авылыгыз укытучылар, табиб, журналист кебек һөнәр ияләрен «коеп» кына торды. Ә сезнең белән бүтән хәл.


– Әллә сез мине артист булырга хыялланган дисезме? Һич юк! Без үскәндә авыл гөрли: яшьләр спектакльләр, концертлар оештыра, апам клуб мөдире булгач, мин дә шулар арасында кайныйм, мәктәп хорында җырлыйм. Өй тулы китап, буш вакытта йотлыгып әдәби әсәрләр укыйм. Урамда уйнап йөргән яшьтәшләремә шакката идем мин. Без гаиләдә 9 бала идек (икесе әти ягыннан туганның ятим балалары), эш күп. Бакча зур, коедан көн саен кырыгышар чиләк су ташыганнарым истә. Күрәчәгеңне күрәсең дигәндәй, Яңа Думага Казаннан курчак театры килә иде. Ирле-хатынлы Галия һәм Фуат Таһировлар фатирга безгә урнаша. Алар гаилә дуслары иде. Көндезге тамашадан соң без – бала-чагага: «Әлеге спектакльне кичкырын кайбер үзгәрешләр белән апа-абыйларыгызга, әти-әниләрегезгә дә күрсәтәбез», – дип әйтәләр. Нинди үзгәреш икән? Мине бу бик-бик кызыксындыра инде. Шуңа күрә, кич белән сәхнә артында качып кына, «курчаклар»ның кыланмышын күзәтә идем.Ул чакта минем өчен сәхнәдән дә серлерәк нәрсә юк төсле иде. Шаккатырлык бит, җан өргәндәй, курчаклар адәмнәр кебек көлә, елый, сөйләшә! Бала күңеленә бу искиткеч нык тәэсир иткәндер.


– Тик Сез балачак хыялын тормышка ашырырга ашыкмыйсыз: мәктәпне тәмамлагач башта Казан музыка училищесында укыйсыз, аннан соң Сезне Армия хезмәте көтә.


– Әйе, шулай. Мин – кичәге яшь солдат, Бауман урамыннан бара идем, менә каршыма Фуат абый Таһиров очрады. Ул: «Энем, әйдә, курчак театрына эшкә кил», – дип чакыргач, ризалаштым.


– Кайчакта очраклылык күп нәрсәне хәл итеп куя шул. Сез бит инде икеләнеп тормаган, чөнки серле курчак дөньясы гел ымсындырып яшәткән.


– Режиссер Сәләх абый Хөсни Н.Дәүлинең «Бәхет җыры» спектаклен сәхнәләштерә иде. Миңа Аждаһа роле эләкте. Аңа хәтле әле кызык хәл булды. Гастрольләрдә «Әбугалисина»ны күрсәтәләр иде, мин сәхнә артында йөренәм. Галия Таһирова шунда миңа бер курчак тоттырды. «Мә, уйна», – диде. Ә мин бернинди әзерлексез! Пәрәмәч сатучы иде ул. Шуны тамашачы алдына күтәреп чыктым. Кулым арды да, курчакны аска төшердем. Пәрдә читеннән миңа берсе: «Күтәр кулыңны, күтәр!» – дип кычкыргач, тагын өскә күтәрдем.


– Илдус әфәнде, ул вакытта мин нинди роль бирсәләр, шуңа канәгать булып тыныч кына эшләргә риза идем, – дисәгез, ышанмас идем. Сез – янмыйча-көймичә яши белмисез кебек. Бер урында гына таптану Сезгә хас түгел.


– Өч ел курчаклар уйнаткач, миндә уку теләге көчәйде. Кайда-кайда, йә Мәскәүдә, йә, Ленинградта. Н.Хикмәтнең «Сукыр патша» әсәрен куяр өчен Саратовтан Игорь Москалевны чакырттылар. Ул миңа берьюлы ике роль бирде. Уйна да уйна гына! Юк бит, укыйсы килә! Театр директоры Анатолий Русов: « Җибәрербез, әзерлән», – диде. Ә үзе Мәдәният министрлыгына бу хакта хәбәр итәргә онытты. Министрлыкка үзем киттем. Бары тик үҗәтлегем аркасында гына Санкт-Петербург театр сәнгате академиясенә юллама алдым дияргә була. Әле каршылыклар моның белән генә төгәлләнмәде. Питер ашханәсендә агуланып, әтинең апасының ире Мәрдегали бабайларда авырып яттым. Бабай гыйлем иясе, мәкам белән Коръән укый иде. «Ашыгыч ярдәм» чакырттырмады. «Улым, бүлнистә сине кырык көнгә ябалар», – диде. Мине чирле хәлемдә институтка хәтле озатып куйды. Ничек иҗат конкурсын уздым – томандагы шикелле генә. Имтиханда Бетховенның «Сурок» җырын җырладым. Бер урынга 34 кеше иде, шөкер, теләгемә ирештем, студент булдым. Кафедра бүлеге мөдире, остазым Михаил Королевка гомерем буе рәхмәт укыйм.


– Каршылыклар алда тагын сагалаган бит әле. Курчак театры баш режиссеры Әзһәр Хөсәенов: «Илдус, диплом алды спектаклен бездә куярсың», – дигәч, Сез бик шатланасыз. Театр инде – гаиләгез кебек якын. Өч ел шунда уйналынган. Ник үз җиреңдә, үз илеңдә иҗат бәхетеңне сынап карамаска ди! Әмма…


– Әзһәр абый кинәт кенә Г.Камал театрына китеп барды. Ә яңа җитәкчелек булачак яшь белгечне өнәмәде ахрысы.


– Урыныбызга кайта дип курыкмадылар микән?


– Анысы миңа караңгы. Баш режиссер Р. Батулла синең өчен фәлән әсәр буенча пьеса язам дип вәгъдә биргән иде, язмаган. Тотындым әзер әйбер эзләргә! Вакыт кыса. Без институтта укыганда драма әсәре иҗат итәргә тиеш идек. Мин анда япон әкиятенә нигезләнеп «Елан күзе»н эшләдем. Театрда аны: «Министрга пьесаң ошамады!» – дип, кире үземә ыргыттылар. Ошамаган кая! Күрсәтмәгән булганнар. Киресенчә: «Әйбәт, ике телдә куярга кирәк», – диде министр урынбасары Р.Харисов. Остазым М.Королев та шәп кенә бәяләмә җибәрде.


– Шуның белән шул: театрда миңа мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде дисезме?


– Коллектив белән мин бик тиз уртак тел таптым. «Елан күзе» зур уңыш белән барды, аны тамашачы яратты, ләкин җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр көйләнмәде. Алар, бездә болай да ике режиссер дип, Ленинградка чакыру җибәртмәде. Нәтиҗәдә, Мәдәният министры үз карамагына алдырды. Әлбәттә, шунда ук курчак театрына билгеләмәделәр.


– Нихәтле генә аяк чалсалар да, Сез театрга кире әйләнеп кайтасыз. Алай гынамы, бер ел эчендә баш режиссер кәнәфиенә утырасыз. Сабыр иткән – морадына җиткән. Үткәннәрне кузгатып бер дә зарланмыйсыз. Илдус Зиннуров туп-туры, шоп-шома юлдан гына атлаган, барысы да ал да гөл диярсең.


– Аны кешегә сиздермисең инде. Теш кысып түзәсең. Мин үҗәт кеше, «алма пеш – авызыма төш» дип көтеп ятмыйм. Һаман хәрәкәттә, һаман эзләнүдә.


– Монысы хак. Бая гына телгә алган «сәнгать арбасы»на багыйк әле. Ул тум-тулы! 82 еллык тарихка ия «Әкият» театрында Сез режиссер вазифасын гына да 40 ел башкарасыз. Театр Россия чикләрен узып, дөнья күләмендә танылган икән, анда Сезнең дә өлешегез зур. Шушы дәвердә 100 дән артык әсәр сәхнә түренә менгән, дистәләгән халыкара курчак театрлары фестивальләрендә катнашылган. Яңалык өстенә яңалык: икенче мәртәбә Казанда «Шомбай-Фэст» фестивале уздырдыгыз. Сез һәрвакыт: «Минеке түгел, болар коллективыбызның уңышы», – дияргә яратасыз. Үҗәт кеше – тыйнак та була икән әле. Әмма «арба» Сезнең кулда бит.


– Озак еллар минем белән эшләгән директорыбыз Роза Яппарова, рәссамнар Валентина һәм Александр Губскийлар, режиссер Людмила Дьяченколар иң зур терәгем булды. Аларга рәхмәт!


– Хәзер мин иҗаттан әз генә читкә тайпылам. Сезнең белән аралашмаган кеше Илдус Зиннуров артык кырыс дияргә мөмкин. Ә болай Сез шаян-шук, уен-көлкеле Дума егете. Тупас һәм каты бәгырьле ир-ат картайган әнисен үзе тәрбияләмәс, кыз туганына тапшырыр иде. Менә, әле Сез нечкә күңелле дә икән: күзегездә яшь…


– Мәрхүмә әни – тормышымның иң якты, иң матур бизәге иде. Әти 62 яшендә вафат булды, әнине мин Казанга – үземә китерттем. «Әй, әни, син тугыз бала да карадың, колхозда да бил бөктең, ничек өлгердең», – дия идем. Апалар әйтә инде: «Энем, әни бер ай синдә, бер ай бездә яшәр», – диләр. «Юк, – мәйтәм, – ул сәяхәтче бака түгел, аның урыны – миндә. Ачкычыгыз бар, теләсә кайчан аның янына килеп йөрерсез», – мәйтәм. Әни 92 яшендә гүр иясе булды. Җиде ел мин аның бүлмәсендәге әйберләрен кузгатмадым. Коръән китапларын, намазлыгын, тәсбихларын әле дә саклыйм. Аның: «Улым, мин сине үз бәхетемә тапканмын икән», – дигән сүзләрен һич онытмыйм.


– Ана хакын хаклап гаилә дә кормагансыз бугай.


– Өйләнәм дип йөргән кызым: «Әниеңне апаңнар карасын», – дигәч, аңардан гайрәтем чикте.


– Театр – Сезнең гаиләгез санала. Бусын «яратам», бусын «яратмыйм» дип артистларны икегә бүлмисезме?


– Бөтенесен дә яратам! Шулар арасында яратканнарым да бар (көлә).


– Тапкыр җавап! Сез мәзәкләр остасы да. Каяндыр укып яки ишетеп сөйләмисез, үз тормышыгыздан уйлап табасыз.


– «Тиздән минем юбилеем җитә», – дигәч, күршем: «Сиңа ничә яшь соң?» – ди. «105 тула», – мәйтәм. «Ай-яй», – дип сокланып башын чайкады. Артистларны көлдердем, бик үк ышанып та бетмәде ахрысы, мәйтәм.


– Гаҗәп хәл, Яңа Дума авылында озын гомерле әби-бабайлар шактый. Шаярып кына әйткән саннарыгызны Аллаһы Тәгалә йөз итеп түгәрәкләсен!


– Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк