Логотип
Театр

Ләйсирә Фазлыева: “ТНВ язмышымны үзгәртте"

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалындагы "Нәсыйхәт" рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга.“Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. Шуңа күрә "Нәсы...

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалындагы "Нәсыйхәт" рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга.“Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. Шуңа күрә "Нәсыйхәт" тә - ТНВ телеканалы эшли башлау белән оешкан тапшыруларның берсе”, - ди тапшыруның мөхәррире Ләйсирә Фазлыева.

Ләйсирә, ни өчен нәкъ менә дини тапшыруны сайладыгыз?

"Нәсыйхәт" тапшыруына мөхәррир итеп көтмәгәндә куелдым. Ул вакытта сәяси-иҗтимагый тапшырулар дирекциясенә күченеп, сәясәт темасын ничек яктырта алырмын микән, дип борчылып йөргәндә, мөселман тапшыруының мөхәррире булырсың, диюләре тагын да ныграк хафага салганы хәтердә. Чөнки дини өлкәдән бик ерак идем. Шуңа күрә мөселман журналистикасын үзем сайладым, дип әйтә алмыйм. Ул мине сайлады. Хәзерге карашларым күзлегемнән: Аллаһ миңа Үзе шушы юлны "Нәсыйхәт" тапшыруы аша ачты. Моның нинди могҗиза, олы бүләк икәнлегенә яши-яши төшенәм. Шуңа да ТНВда эшләү язмышымны үзгәртте, дип әйтергә мөмкин.

 Дәвамы...

интертат

Фото: "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк