Логотип
Театр

Милләтебезнең асыл кызы

Әлфия үзе: «Йөри башлаганчы ук, биергә яратканмындыр»,  –  ди. Әбисе дә борынгы озын көйләрне җырлаган, бигрәк тә «Тәфтиләү»не,  уйнарга яраткан. Әнисе Сара да аңардан өйрәнеп гармунда уйный башлы...

Әлфия үзе: «Йөри башлаганчы ук, биергә яратканмындыр»,  –  ди. Әбисе дә борынгы озын көйләрне җырлаган, бигрәк тә «Тәфтиләү»не,  уйнарга яраткан. Әнисе Сара да аңардан өйрәнеп гармунда уйный башлый. 
 
Еш кына алар әнисе белән Уфада ял итәләр, күбесенчә Газиз Әлмөхәммәтов, Гыйләҗ Сабитов (композитор Нариман Сабитовның атасы)  гаиләләрендә тукталалар, күренекле шәхесләр белән аралашып яшиләр. Танылган биюче, балетмейстер Фәйзи Гаскәров унике бәхетле баланы барлап, шул исәптән Әлфияне дә, Россиянең иң борынгы театр мәктәбе – Ленинград хореография училищесына укырга юллый. Шул ук вакытта әнисе  Сара Садыйкова  Мәскәүдә  опера студиясенә укырга китә. Аңа кадәр Сара ханым  Мәскәү консерваториясен тәмамлап,  Казанда Академия театрында эшләп ала җырчы булып таныла. 
Ленинград хореография училищесында милли бүлек оештырыла. Анда Башкортстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Казахстаннан йөз малай һәм кыз кабул ителә. Әлфия Газизовна бу төркемдә беренчеләрдән булуы белән горурлана. Алар алдында  бик җаваплы һәм изге максат – рус классик бию мәктәбе нигезләрен үзләштереп, аның иң яхшы әсәрләрен өйрәнү бурычы тора. Милли бүлекнең укучылары белән эшләргә тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр җәлеп ителә. Әлфия кебек балалар өчен танылган балет артистлары Т.Вечеслова, Г.Уланова, К.Сергеев һәм башкалар кумирга әйләнә. Яшь чактан ук балет классикасы шедеврлары белән якыннан танышу, Ленинград балет йолдызларының башкару өлгеләрендә тәрбияләнү, профессор А.Ваганованың талантлы укучыларында белем алу аларга зур йогынты ясый. Ул көннәрне Әлфия ханым зур куаныч белән сагынып искә ала. Училищеда укыган чорда аларны Киров те-атрында куелган балетларда катнаштыралар, бер генә спектакль дә алардан башка куелмый диярлек.
 
Беренче тапкыр Ә.Айдарская Н.Римский-Корсаковның «Солтан патша турында әкият» операсында Белочка-Тиенкәйне бии. Шунда үзен Белочка-Алочка дип йөрткән бөек җырчы Георгий Нэлепп белән дуслаша һәм озак вакыт аралашып яшиләр.
 
Бала балалыгын итә инде, шундый кызык чаклар була: берәр урында яшерен урын табып, сабакташы Нинель Юлтыева белән курчак уйнаган чаклары... Өлкән сыйныф кызларының алардан курчакларны алып, дәрес әзерләргә куулары... Әнә шундый матур хатирәләр саклана Әлфия ханымның күңелендә.
Сугыш башлангач аларның  төркемен Уфага эвакуациялиләр. Сыйныфлары белән Башкорт театрында эшли башлыйлар, соңрак әнисе Уфага килеп Әлфияне Казанга алып кайта. Ул вакытта татарның күренекле балетмейстеры Гай Таһиров җитәкчелегендә балет труппасы оешып килә. Театрда әнисе Сара Садыйкова, аның   сеңлесе Разия, Разияның улы Рөстәм Садыйков та эшли. Казанда беренче тапкыр сәхнәгә П.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында чыга. 
 
Әлфия Айдарская М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 1941 елдан 1963 елга кадәр эшли. Башта кордебалет артисты була, соңрак төп партияләрне башкаручы булып таныла. Театрга ул иң авыр сугыш елларында килә һәм үз җилкәсенә төп классик репертуарны күтәрә. Көн аралаш спектакль куела. Сугыш вакыты булуына карамастан, зал һәрвакыт тамашачы белән тулы, сәнгатькә ихтыяҗ зур була.  Аның беренче җитди төп роле – Аданның «Жизель» балетында Мирта партиясе. Соңрак, «Бакчасарай фонтаны»нда Зарема, «Аккош күле»ндә Одетта-Одиллия, «Лауренсия»дә Хасинта, «Эсмеральда»да Флёр-де Лис һәм Гудула, Н.Җиһановның «Зөһрә» балетында Җамал, һәм башка балет һәм опера спектакльләрендә бик күп җаваплы һәм соло партияләрне башкара. Моннан тыш «Спящая красавица» балетында шаян-шук характерлы кыйммәтле ташлар  Феясы, «Дон Кихот»та Амуркай, «Шехерезаде»да Диңгез йолдызы, «Иван Сусанин» операсында бал Патшабикәсе һәм краковяк, «Аида»да баш Жрица, «Башмагым» музыкаль комедиясендә адажио, «Алтынчәч» операсында Ханның Яраткан хатыны һәм тагын бик күп партияләрне әйтеп үтәргә була. 
 
1945 елда беренче татар балеты «Шүрәле» куела. Л.Жуков 1 нче һәм 3 нче актлар өстендә эшли, Г.Таһиров – 2 нче акттагы милли күренешләрне әзерли. Шүрәлене Б.Әхтәмов башкара, ә Әлфия кызлар-кошлар биюендә катнаша. 
 
1947 елны Әлфия Айдарская Мәскәүдә үткәрелгән РСФСР иҗат яшьләренең драма һәм музыкаль театрлары смотрында ЦК ВЛКСМ ның «За достигнутые успехи в творчестве» Мактау кагәзе белән бүләкләнә. 1949 елда Татарстанның сәнгать осталары составында Мәскәүнең П.Чайковский залында чыгыш ясый. 1951 елда Галина Уланованың Казандагы гастрольләре вакытында «Бакчасарай фонтаны» балетында аның белән бергә Зарема партиясен бии. 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша...
 
Әлфия Газиз кызы күп көчен һәм вакытын концерт эшчәнлегенә бирә. Репертуарында «Башмагым»дагы адажио, «Шүрәле» балетыннан Сөембикә белән Былтыр дуэты, «Зөһрә» балетыннан романс, Шопенның 2 нче ноктюрны, Либлингның вальсы, «Дон Кихот», «Чишмә», «Коппелия», «Аккош күле», «Раймонда», «Эсмеральда» балетларыннан классик вариацияләр һәм испан, чегән, рус биюләре бар. 1965 елда ул театр оештырган концерт бригадасы составында була. Соңрак, Әлфия Айдарская ил буйлап бик җаваплы Мәскәү, Донбасс, Әзербайҗан, Әстерхан, Волгоград, Урта Идел маршруты гастрольләрендә катнаша. 
Сугыш һәм хезмәт ветераны, татар классик балетына нигез салучыларның берсе Әлфия Айдарская гомере буе сәнгать һәм театрга хезмәт итте. Бу елның 25 маенда аңа 90 яшь тулды. Татар сәнгате күгендә аның үз юлы, үз өлеше бәһаләп бетергесез. Шулай да, бәлки, артык тыйнак-лыгы сәбәп булгандыр, бәлки, түрәләр алдында үҗәтләнеп-әрсезләнеп йөрмәүдәдер сәбәп, бәлки көндәш-дуслар  мөмкинлек   бирмәгәндер, театрда эшләгәндә үк лаек булган югары исемнәр бирелмәве бик тә кызганыч һәм гаҗәп...
 
Гомере буе балет дөньясында кайнап яшәгән Әлфия Айдарскаяның еллар буе туплаган тәҗрибәсе юкка чыкмый. Чын балет осталарына игътибар, кадер-хөрмәт тә булмаган заманда Әлфия ханым югалып калмый, тулы канлы тормыш белән яши. Аның орден-медальләрен саный китсәң бер кәгазь бите генә җитмәс. Чын тугры хезмәт өчен бирелгән бүләкләрнең һәрберсе бүгенге әшнәлек, ялган, «бармак аша гына суырып» чыгарган иҗат белән яулап алынган Россиянең, Татарстанның халык артистлары исемнәреннән күпкә өстенрәк һәм кадерлерәк. Бүгенге көндә бик сирәк иҗатчылар: «Изгелек эшлә дә суга сал, кеше күрмәсә балык күрер», – дигән әйтем белән яшиләр.
 
Әлфия Газизовна пенсиядә дә үзенең белемен, бай тәҗрибәсен һәм профессиональ осталыгын педагог буларак яшьләргә өйрәтә. Республиканың музыка, театр, мәдәни-агарту училищеларында, методик кабинетларда хореография методисты булып та эшли. Татар цирк коллективын оештырганда аны балетмейстер-педагог буларак яшь цирк артистларын әзерләү өчен чакыралар.
 
Әлфия ханымның әти-әнисенең мирасын торгызуга, яшәтүгә багышланган изге эше дә хөрмәткә лаек. Архивларда казынып ул әти-әнисе турында материаллар җыя. Театр үсеше өчен дә, сәнгать тарихы өчен дә кирәкле һәм әһәмиятле мәгълүматлар алар. Әлфия ханым әтисе Газиз Айдарский турында хатирәләрен, истәлекләрен, эзләнүләрен үз эченә алган альбом-китап әзерләп чыгарган. 23 ел элек Апас районының Тутай авылында Сара Садыйкова музеен төзеттерә. 2013 елның сентябрендә Казан шәһәренең Киров районындагы  4 нче гимназиягә «Сара Садыйкова мәктәп-музее» статусы бирелде.  Яшел Үзән районының Айдар авылында да Газиз Айдарский музее эшли башлады. Күптән түгел Әлфия Газизовна Яшел Үзән шәһәренең балалар музыка мәктәбендә, әтисе Газиз Айдарскийның 115 еллыгына багышлап, профессиональ артистлар катнашында зур концерт уздырды. Мондый концерт-кичәләрне  ул Казанда да, Мәскәүдә дә, Чаллы шәһәрләрендә дә оештырырга өлгерә. Быел Әлфия ханым Сара Садыйкованың моңа кадәр нәшер ителмәгән 143 җырын туплаган китап-җыентыгын тәкъдим итәргә җыена. Һәм бу җырларны сәхнәдә яшь артистлар яңгыратачак. Милләтебезнең асыл кызына сәламәтлек, хәерле бәрәкәтле гомер телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк