Логотип
Театр

МИН – ГАДИ АРТИСТ

Тормышта бар яктан да килгән, сәләтле, талантлы, әйтәсе сүзен курыкмый әйтә ала торган һәм аны дәлилли белгән кешеләр сирәк була. Коллегам, «Әтнә таңы» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән, остазым, бүген дә язудан туктамаган сәнгать һәм каләм әһеле, тәрҗемәче, сценарист һәм берничә китаплар авторы, Татарстанның атказанган артисты, 30 елдан артык гомерен Әтнә театрына багышлаган Марат Хәбибуллин.

 

Әкәмәт кызык кеше ул Марат абый. Газетабызда журналист, аннары баш мөхәррир булып эшләгән еллары әле дә истән чыкмый. Нинди тәмле ризык пешереп була, Марат абый аларны үзе пешереп, безне, хезмәттәшләрен сыйларга алып килә иде. Аның тәмлелекләре, телеңне йотарлык, валлаһи. Ир ат пешергән ризыкка, фәрештәләр канатларын сала, дисәләр дә, ул пешергән һәр ризыкка фәрештә дә канатын салып бетерә алмастыр, мөгаен. Моның өчен аның кебек фанат булырга кирәк. Марат абыйдан төрледән-төрле экзотик салатлар ясарга, тозларга да өйрәндек без. Шунысы кызык, ул пешергән һәр ризыгы турында тәмләп, аның тарихы белән таныштырып сөйләр иде. Чөнки оста бакчачы да әле. Ул вакытта татлы борыч һәм дә баклажан кебек яшелчәләрне бакча да үстереп кенә түгел, алардан төрле ризыклар ясарга да аннан өйрәндек.

Марат абый язган язмаларны, мәкалаләрне укып туеп булмый. Аның хәтеренә, андагы мәгълүматка исең китәрлек. Аның үз стиле, ярымшаяртып, шул ук вакытта фәлсәфи төсмер өстәп чеметкәләп тә яза белә. Тәмләп, яратып яза. Редакциядә эшләгән елларда да кайсы гына темага тотынса да, аларда «колач җәеп йөзә» иде. Һөнәре буенча эколог-биолог ул, әмма сүз тәмен аның кадәр тояр өчен талант кирәк. Юкка гына талант я бар, я юк, димиләрдер безнең татарда.

Нечкә күңелле, тынгысыз, туган ягының, һәм бүгенге көндә җаны-тәне белән хезмәт иткән Әтнә театрының чын патриоты да ул. 1993 елда Әтнә халык театрында үзешчән артисттан башлаган иҗат юлы, аны, 2011 елда Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрына алып килде. Театр сәнгатенә булган мәхәббәте аны «җылы» җитәкче кәнәфиеннән баш тартудан да куркытмады. Театр сәнгатенең сихри дөньясында үз урынын табып, бүгенге көндә дә иҗат итә ул. Ул уйнаган рольләрне санап бетергесез.

Марат Хәбибуллин... Бүген аның үз урыны, үз дәрәҗәсе бар. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының алыштыргысыз, әйдәп баручы артистларының берсе. Бүгенге көндә юбиляр нинди уйлар, фикерләр, хыяллар белән янып яши, туган көне алдыннан берничә сорау белән мөрәҗәгать итми кала алмадым.

60 еллык гомер. Бер караганда күп тә түгел кебек, әмма үткәннәргә нәтиҗә ясый башласаң, шушы еллар эчендә күпме эш башкарылган. Марат абый, үткәннәргә борылып карап, сез нинди нәтиҗә ясар идегез?

– Нәтиҗә ясап, саный башласаң, әллә ни күп җыелмый ул. Мин бит инде колхоз рәисе булган, зур йортлар салып йөргән кеше дә түгел – ә гади артист. 60 елның 30 елы театрда узган.

Иҗат итү җиңел эш түгел инде?

– Җиңел түгел, дип таш ватмыйбыз инде. Әмма читтән карап торганда кемнеңдер эше җиңел кебек. Театр сәнгатендә дә уйнап, биеп-җырлап кына йөрисең кебек. Әлеге тормышының, театр өлкәсенең нинди икәнен эченнән күргән кеше генә аңлый. Безнең хезмәтне техник хезмәткәрләребез белә инде.

Сез җитәкче булып эшләп, аның «тәмен» татып караган кеше дә. Җитәкчелектән киткәнгә үкенгән вакытлар булмыймы?

– Театрга килгәнгә беркайчан да үкенгән вакытлар булмады. Театр ул минем һөнәр дә, хезмәт тә түгел, халык театрыннан килгәч ул мавыгу гына. Ничә ел төп эштән тыш, бары тик мавыгу белән генә йөрелгән. Дәүләт театры булгач, хезмәт хакы түли башладылар. Бары шул гына. Гомер буе балык тоту белән мавыккан кешегә кисәк кенә, ул эшеңне дәвам ит, без сиңа хезмәт хакы түлибез, дип әйтәләр. Нәкъ менә шуның кебек инде. Җитәкчелектән киткәнгә үкенү, дигәннән, дуслар арасыннан да әйтүчеләр булды, берничә елдан исеңә төшәр әле дип. Аллаһка шөкер, дәүләт театрында эшләвемә дә 13 ел булды. Беркайчан да үкенгәнем булмады. Чөнки җитәкчелек эше ул минем холкыма да туры килми. Дәүләт театры оешкач район башлыгы Габделәхәт Гыйлемханович директор эшен тәкъдим итте. Әмма мин баш тарттым. Һәм мин аңа ул вакытта: «13 ел буе җитәкче булып эшләдем, аның тәмен тапмадым. Театрга гади артист булып киләм», – дидем.

Әтнә җирендә туып-үскән кешегә, театр белән мавыгу кайчан башланды, дип сорау урынсыз инде, әлбәттә...

– Театр белән кызыксыну кечкенәдән бар иде. Чөнки Әтнә театрын карап, сокланып, күреп үстек. Әтнә халык театрында уйнаган үзешчән артистлар Гөлнур апа белән Рәфкать абый Хәкимовлар безнең урамда яшәделәр – күршеләр идек. Алар белән аралашып, театрда уйнаганнарын күреп үстек, шуңа күрә дә уйныйсы килү теләге бар иде. Редакциядә журналист булып эшләгәндә, мине район профсоюз җитәкчесе итеп билгеләделәр. Берьюлы Мамадышка җыелышка җибәрделәр, Мин профсоюз җитәчесе, Гомәр абый Мәрданов (автордан. Гомәр Мәрдәнов 46 ел буена халык театрының алыштыргысыз җитәкчесе булган шәхес) Әтнә халык театрын район мәдәният җитәкчесе буларак катнашты. Дефицит заманы. Бигрәк тә аралаштыра торган сыекчаның кибетләрдә талон белән сатылган чоры. Шулвакыт Гомәр абыйга «Балачактан бирле театрда уйнау хыялы бар иде», – дип ычкындырдым. Шуның белән ул сүз онытылды кебек. Әмма күпмедер вакыттан соң Гомәр абый чакыра: «Әйдә, син менә шулай дип әйткән идең. Яңа спектакль куябыз, сиңа да роль бар», – ди. «Гармун уйный, баян чыңлый» спектаклендәге Хисам – беренче уйнаган ролем. Шуннан китте дә китте инде. Гомәр абый әйтә иде, «театр дөньясына кереп була, әмма аннан чыгып булмый», – дип.

Бүгенге көндә күпме роль уйнадыгыз икән?

– Дөресен әйтим, санаганым юк. Кайбер кешеләр арасында үзләре турында чыккан язмаларны кисеп, җыеп баручылар бар. Андый әйбер белән мавыкмыйм. Бүгенге көн белән яшәргә тырышам. Үткәннәр бары хатирәләрдә. Матур хатирәләр каядыр күңелгә кереп урнаша. Шуңа күрә элекке фотоларны да бик карарга яратмыйм, альбомнар да эшләгәнем юк. Үткәннәр матур кичерешләр булып, күңелгә кереп калган, шунда саклана.

Сез оста каләм әһеле, Әтнә театры турындагы китаплар авторы да. Язу белән генә шөгыльләнергә уйламыйсызмы?

– Ул хакта сораучылар бар, әлбәттә. Каядыр күңел түрендә бар андый хыял. Ләкин кайчан оешып бетәр, белмим. Мин инде байтак бәйрәмнәргә сценарий язучы буларак та, мактанып әйтүем түгел, заманында ниндидер яңалыклар да керткән кеше. Театр дип кенә әйтмим, мәдәнияттә дә, редакциядә дә эшләгәчме, кеше күңеленә кереп калганмындыр инде. Аллаһка шөкер, урамда очратсалар, дәшәләр, күрешәләр.

Хуҗа Насретдин, сезгә таныш образ. Мәдәният өлкәсендә эшләгәндә әлеге персонажны район халкына беренчеләрдән булып таныткан идегез. Бүген сәхнәдә уйнаячаксыз? Ул вакыттагы Хуҗа белән хәзергесенең аермасы бармы?

– 2000 елның мартында беренче мәртәбә ишәк эшләп, мәдәнят хезмәткәрләре белән тырышып, Әтнәнең үзәк урамына ишәккә атланып Хуҗа Насретдин булып чыктым. Ул ишәк белән ат чабышларын алып барган вакытлар да булды инде. Чыгасы премьерага килгәндә, моннан бер-ике ел элек сәнгать советы әгъзасы булганда, Хуҗа Насретдинны уйнарга хыял бар, дип сүз ычкындырган идем. Бу юлы мин уйнаячак Хуҗа Насретдин икенчерәк кеше. Рус язучысы Леонид Соловьевның бу әсәрен балачакта укыган идем. Аның буенча пьесалар да бар. Бурят режиссёры Сойжин Жамбалова инсценировканы үзе ясый. Бу спектакльдәге Хуҗа Насретдин ялгыз, аның бердәнбер дусты ишәк. Болай спектакдь авырлык белән туа, әмма тамашачы өчен матур булыр. Чөнки ул классик спектакль.

Бүгенге көндә драматургиядә яңа әсәрләр җитми, дип әйтергә җирлек бармы? Бу фикер белән килешәсезме?

– Бервакыт мин дә ул фикергә кушылып киткән идем. Кушылып дип әйтүем, театр экспертлары дөрес әйтәдер, дип фикер йөртә идем. Әмма хәзер уйлана торгач, бар ул кызыклы пьесалар, заманча әсәрләр. Бары тик эзләргә кирәк. Бер мисал, Гомәр абыйны карасаң, ул куйган классиканы – ул Галиәскар Камал, Кәрим Тинчурин, Мирсәй Әмир һәм башкалар. Һәм Гомәр абый куйган әсәрләре аның чордашлары – яңа гына язган әсәрләр. Безгә ул хәзер Туфан Миңнуллин. Ә ул вакытта әсәрләрне язып кына торганнар. Пьесаларны сәхнәләргә куйганнар. Ә хәзер без каядыр туктап калдык. Драматурглар белән эшләргә кирәк. Сәхнәгә куярга яңа әсәрләр юк, дию белән килешмим.

...Озак сөйләштек аның белән. Кайсы юнәлеш турында гына гәп корсак та, һәркайсына үз фикере. Театр дип хыялланган, туган җире, аның мәдәнияте, сәнгате, Әтнә дип җан аткан бу шәхесне берничек тә ачып бетерә торган түгел. Аның күңеле тулы уй-фикер, хыял. Шунысы бәхәссез, ул хыяллар туган җиренә булган ихлас мәхәббәтен чагылдырып, ярларына сыеша алмаган дулкыннар кебек күңеле түреннән бәреп чыгачаклар әле. 

Гөлнар Мөхәмәдҗанова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021