Логотип
Театр

Мин матурлыкка гашыйк!

Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Язмышыма сөйгәнем Вәли белән очраштырганы өчен бик рәхмәтлемен.Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул оч...

Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем.
Язмышыма сөйгәнем Вәли белән очраштырганы өчен бик рәхмәтлемен.Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Аның кебек зирәк, миһербанлы, сабыр, акыллы кеше юк сыман. Вәли белән «Мәхәббәт» дуэтыбызны яңартырга теләгебез бар, парлап башкарган җырга клип та төшерәсебез килә, ләкин вакыт җиткерә алмыйбыз. Иң беренче чиратта без әти-әни, шуңа күрә вакытында балаларыбызга яхшы белем, нигезле тәрбия бирергә бурычлы булуыбызны аңлыйбыз.Мин үскәндә барлык дәрестән тыш түгәрәкләр үзем укыган Түбән Кама шәһәренең 2 номерлы гимназия базасында булганлыктан, уңайлы иде. Улыбыз Мөхәммәтнең дә тавышы бар, матур җырлый, ләкин хәзер,
яшь үзенчәлеге белән бәйле булгангамы, ояла башлады. Ул эзләнә, бер генә кызыксынуына да каршы килмибез: бассейнга, акробатикага язылдык, хоккей, футбол белән шөгыльләнә, музыка мәктәбендә фортепиано сыйныфында укый. Төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Ул секцияләр төрлесе төрле урында урнашкан булганга, барысына өлгерергә тырышабыз. Улыбыз Мөхәммәткә 9 яшь, кызчыгыбыз Җәннәткә 4 яшь тула. Казаннан ерак булмаган урында шәхси йортыбыз белән яшибез. Әти-әниебез дә Түбән Камадан бирегә күченеп килде, сеңлем Гөлнар да гаиләсе белән янәшәдә яши, йортлары тәрәзәбездән күренеп тора. Бер-беребезгә ярдәмләшеп гомер итәбез, ялларыбызны һәрчак бергә
үткәрергә тырышабыз. Шундый терәк булуын тою бик рәхәт ул.
 
DSC 7918 resize
 
 
DSC 7728 resize
 
DSC 7867 resize
 
DSC 8050 resize
 
DSC 8031 resize
 
Фото: Гөлназ Гафурованың шәхси архивыннан
"Сәхнә" №8, 2018 ел
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк