Логотип
Театр

Рашат Фәйзрахманов: "Тамашачы булганда, театр мәңге яшәячәк"

Татар драматургларының сәхнә әсәрләре белән рәттән рус һәм чит ил драматурглары тарафыннан язылган сәхнә әсәрләре киң урын алып тора. А.П. Чеховның «Дядя Ваня»сы «Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!» исе...

Татар драматургларының сәхнә әсәрләре белән рәттән рус һәм чит ил драматурглары тарафыннан язылган сәхнә әсәрләре киң урын алып тора. А.П. Чеховның «Дядя Ваня»сы «Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!» исеме белән бара. Надежда Птушкинаның «Кызым кияүгә чыга» («Пока она умирала»), Георг Хугаевның «Минем кайнанам» («Моя теща»), япон романисты Коба Абэ әсәренә таянып язылган «Ком ял итми» («Женщина в песках») спектакле (Равил Сабыр инсценировкасы), Карло Гальдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» («Слуга двух господ»), Жеральд Сиблейрасның «Тирәкләр шаулый җилдә» («Ветер шумит в тополях») һәм башка спектакльләр тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителеп, хәзерге кѳндә дә зур уңышлар белән уйнала. Гомумән, провинциаль театрлар ничек яши, үз алдына нинди бурычлар куя? Бүген Чаллы Татар дәүләт драма театры директоры, Россиянең һәм Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы Рашат Фәесхан улы Фәйзерахманов белән әңгәмәбез шул хакта.

 

– Рашат әфәнде, сөйләшүне танышудан башлыйк әле. Балачагыгыз, яшүсмер чагыгыз кайларда үтте?

– Мин, табигатьнең гүзәл, гаҗәеп бер матур җирендә урнашкан Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылында туганмын. Авылыбыз зур, иркен. Чишмәләре бик күп. Болыннарында саф һава сулап, яшәреп кайтасың. Авылыбыз уртасыннан, Чулманга барып тоташа торган Бәтке елгасы ага. Шул елгада коенып, майка белән балык тотып үстек без. Судан чыккач, тәнебезгә карарлык түгел иде. Чѳнки кѳннәр буе коена-коена елга суын балчык белән катыш боламыкка әйләндереп бетерә торган идек.

Ышна урманы, Кызыл чишмә, Атау тавы – балачакның күңелле мизгелләре булып истә калды. Атау тавына язгы кѳтүгә чыга торган идек. Кич белән кѳтүдән кайтканда һәрберебезнең кулында яңа туган сарык бәрәннәре булыр иде. Әй, йомшаклыклары иде шуларның! Кысып-кысып кочаклыйсы килә хәзер шул йомшак сарык бәрәннәрен.

– Сәнгать, театр белән кайчан кызыксына башладыгыз?

– Үземне белә башлаганнан бирледер. Мәктәп концертларында катнашмыйча калган юк иде. Авылда иң беренче тапкыр алдынгы сыер савучылар, механизаторлар, терлекчеләр белән очрашу кичәсендә А.Пугачева репертуарыннан «То ли еще будет» җырын башкаруым исемдә. Аннары, без үскәндә трактор чанасына тѳялеп, Беларусь арбасына утырып авылларда концерт куеп йѳрүләр бар иде. Билет бәясе – 15, иң күбе 30 тиен. Берсендә Күки дигән авылга концерт белән баргач, «Поющие сердца» ансамбле репертуарыннан «Такая есть любовь в 17 лет» җырын җырладым. Өч тапкыр баш ияргә чыкканымны хәтерлим. Әлеге җыр бик популяр иде ул чакта. Елына бер тапкыр спектакль әзерли идек –
Г.Камалның «Беренче театр», Т.Миңнуллинның «Китәр юлың еракмы?», М.Әмирнең «Тормыш җыры». Безнең авылның клубы элеккеге мәчет бинасы иде. Минзәлә, Камал, Тинчурин театрлары килгәндә, кеше ѳстендә кеше утыра торган иде клуб эчендә, тәрәзә тѳпләре дә буш булмый иде. Шәүкәт Биктимеров, Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар, Инсаф Фәхретдинов, Марсель Җаббаров, Наил Шәйхетдинов, Рәзилә һәм Рѳстәм Муллиннар, Илүсә һәм Фәиз Бәдретдиновлар, Роза һәм Әхмәдиша Җиһаншиннар – барысы да күз алдында, әле кичә генә
очрашкан кебек.

Армия хезмәтеннән соң, берни уйламыйча, мәдәният институтының режиссура бүлегенә документларны тапшырдым. Равил Тумашев группасын тәмамлап, диплом алганнан соң, минем ризалыгымны да сорамыйча, дәүләт комиссиясе Кама Тамагы райо-
нына мәдәният бүлеге мѳдире итеп җибәрде. Комиссия рәисе Мѳҗип Таҗиевич иде. Данлыклы министр урынбасары иде ул. Мәдәният хезмәткәрләре арасында аны Музей Таҗиевич дип йѳртәләр иде. Чѳнки ул уннарча музей ачкан кеше республикабызда. «Әлеге районның кайда икәнен дә белмим, документларга кул да куя белмим бит әле мин», –
дидем мин аңа. «Борчылма, ѳч кѳндә ѳйрәтәләр аңа сине,» – диде. Эшли башлап 2-3 атна узды микән, Казанга барырга туры килде. «Ну, нәрсә, кул куярга ѳйрәндеңме?» – дип сорый бу миннән. «Өйрәндем, – мин әйтәм. – Хәзер сыер саварга ѳйрәтәләр», – дим. Мѳҗип Таҗиевич бер сүздән аңлады. Чѳнки районда һәрбер җитәкчене колхозга җаваплы кеше итеп билгелиләр иде. Мине «1май» колхозына билгеләделәр. Һәркѳнне иртәнге сәгать алтыда, райком секретаре уздырган утырышта, бер сыер ничә литр сѳт биргәнен әйтергә кирәк иде. Берсендә нишләптер 6 литр гына килеп чыккан, 400 ләп сыерның сѳтен бүлгәннән соң. Беренче секретарь Александр Ефремов, ѳстәл сугып кычкыра: «У тебя там не коровы, а козы что ли?» – дип. Үземнең тѳп эшем турында гына сораучы да, кызыксынучы да булмады. Ит, сѳт, бәрәңге иде тѳп тема.

Районда эшләгән чорда, мәдәният йортында халык театры бар иде. Ә халык театры елына бер тапкыр спектакль чыгарырга тиеш. Чыгармасаң, халык театры дигән статусны алалар. Театрны саклап калу максатыннан, үземнең тѳп эштән соң кичләрен җыелышып Т.Миңнуллинның «Без бит авыл малае» дигән спектаклен куйдык. Район тарихында беренче тапкыр, спектакльне Татарстан телевидениесе тасмага тѳшерде. Спектакльне телевизордан күрсәттеләр. Ул вакытта халык театрларының спектаклен «зәңгәр экран»да күрсәтү олы бер вакыйга иде. Мин үзем Иртуганны уйнадым.

– Беренче күргән спектаклегез, тәэсирләрегез?

–  Мәдәният институтына кергәнче дистәләрчә спектакльләр карарга туры килде. Күңелдә ул спектакльләр барысы да ниндидер тәэсир калдырды. Артистларның уйнавы, декорацияләр, әсәрнең жанры, актуальлеге… Ә инде институтка укырга кергәч, Рәүф Мәхмүт улы Игъламов безне Камал театрына Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Өч аршын җир» спектак-лен карарга җибәрде. Хәтерлим, залда буш урын юк иде. Ул чорларда (1984-89 еллар) гомумән, театр-ларга билет алу кыен иде. Берәр ай алдан сатылып бетә торган иде билетлар. Равил Тумашев группасы, спектакльне баскычларга утырып карадык. Хәзер дә хәтеремдә, тәнем буйлап электр тогы йѳгергәндәгедәй халәтне. Суларга да куркып карадым мин ул спектакльне. Мирвәлине Ринат Таҗетдинов уйнаган иде. Безгә бит Рәүф Игъламов спектакльне караганнан соң анализ ясыйбыз диде. Шуңа күрә «Өч аршын җир»не без гади тамашачы буларак түгел, ә театр факультеты студенты буларак карадык. Беренче тапкыр, бѳтен җаным, тәнем белән спектакль эчендә яшә-
гәнемне хәтерлим. Спектакльне караганнан соң, адәм баласы кем генә
булмасын, үз гомерендә ни генә кылмасын, соңгы сыеныр урыны – җир икәнлегенә ышана. Илдә нинди генә җилләр иссә дә, кешенең туган җирен каһәрләргә хакы юклыгына инанасың. Спектакльнең тѳп идеясе – туган җирнең һәр кеше ѳчен изге урын булуы. Спектакльнең тагын бер идеясе, аның исемендә.

– Рашат Фаесханович, республикабызның кайбер театрларында баш режиссерлар күбрәк үзләре генә спектакльләр куеп, яшьләргә игътибар биреп җиткермиләр. Сез яшь режиссерларны чакырып, аларга иҗат мѳмкинлекләрен ачарга ярдәм итүгә ничек карыйсыз?

– Соңгы 3-4 ел эчендә театрыбызда бик зур гына үзгәрешләр булып алды. Иҗади яктан да, эчтәлеге ягыннан да тамашачыларыбыз тарафыннан җылы кабул ителгән дәрәҗәле сәхнә әсәрләре чыгардык. Әлбәттә, мин яшь режи-ссерларны чакырып эшләүгә уңай карыйм. Ничек кенә булмасын, ни генә әйтмәсеннәр, театрга барыбер ниндидер яңалык килеп керә, яңа сулыш ѳрелә. Труппа да яшь режиссерларны кѳтеп ала. Миңа калса, безнең театр бу ѳлкәдә иң күп эшләүче театр дип әйтер идем. Баш режиссерыбыз Фаил Ибраһимов та хуплый бу эшне. Аның тарафыннан бернинди дә каршылык булганы юк. Әйтеп киткәнемчә, соңгы 3-4 ел эчендә генә дә яшь режиссерлар тарафыннан унга якын спектакль чыгарылды. Альберт Гаффаров бүгенге кѳндә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. Коба Абэ романына таянып язылган Равил Сабыр инсценировкасы нигезендә «Ком ял итми» спектакле куелды. Туфан Имаметдинов француз драматургы Жеральд Сиблейрасның «Тирәкләр шаулый җилдә» исемле спектаклен куеп, артистлар белән эшләү ѳлкәсендә яңа алымнар кертте. Илгиз Зәйниев Карло Гальдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» спектакле белән театрыбызның барлык яшь артистларына актерлык осталыгын ачуга ярдәм итеп, аларда ниндидер сәхнә очкыны тудырды. Шул ук вакытта Нәфисә Исмәгыйлова балалар ѳчен куелган Фәнәвил Галиевнең «Ак тычкан» спектакле белән яшь тамашачыларыбызга, явызлык белән яшәүнең бернинди мәгънәсе булмаганлыгын, бары тик яхшылык белән генә матур яшәп булуын җиткерде. Театрыбыз артисты Раушания Таһирова Илгиз Зәйниевнең «Урман-CLUB» әкияте белән театрга яңа килеп, яңа гына иҗат юлы башлаган, кичәге театр училищесы студентларын сәхнә дѳньясына кертеп җибәрде.

2017 елны да театрыбызда уңышлы спектакльләр, яңа сәхнә проектлары белән истә калдырырлык итеп эшләргә тырышырбыз дип уйлыйм.

– Бүгенге татар драматургиясе нинди хәлдә?

– Татар драматургиясенә килгәндә, мин аның бүгенге кѳнен аяныч дияр идем. Гаҗәеп хәл, кулына каләм алып сәхнә әсәрләре язарга теләүчеләрнең чиге юк хәзер. Әсәрләре театрларда куелып, исемнәре халыкка танылган драматурглар да комедия, водевиль жанрыннан ерак китә алмыйлар. Нишләптер чынлап торып сәхнә әсәре эзли башласаң, бүгенге кѳн тамашачысы күзлегеннән карап, җитди тормыш проблемаларын күтәреп чыккан сәхнә әсәрен табу бик кыен. Татар драматургларының әсәрләре моннан 20 еллар элек, СССРның күп кенә театр сәхнәләрендә бара иде. Ә бүген исә, татар пьесасын русчага тәрҗемә итүче дә юк. Тинчурин, Камал әсәрләренең тәрҗемәсе булса, аларны рус театрлары куймас иде мени? Барды бит заманында Туфан абыйның «Әлдермештән – Әлмәндәр»е, илнең егермеләп театры күрсәтә иде аны. Ә бит Шекспирның, Гальдониның, Лопе Де Веганың әсәрләре дѳньяның барлык телләренә дә тәрҗемә ителгән диярлек. Ә безнең драматургларыбыз кая? Бүген драматурглар пьеса язар ѳчен бернинди дә кризис кичерми. Башыңда язарлык багаж булса, аның өчен акча да кирәк түгел. Ни кызганыч, драматургларда жанр һәм сыйфат кризисы хѳкем сѳрә. Комедия куеп кына халыкны рухи байлык белән тәрбияләү кыен шул. Ә безнең татар тамашачысы Чеховка, Островскийга, Гогольгә, Горькийга читләтеп карый. Аңа татар пьесасы кирәк.

–  Театр нәрсә ул?

–  Театр сәнгате – мәдәният киңлегенең иң мөһим өлеше. Ул региональ дәрәҗәдә генә түгел, ә федераль дәрәҗәдә дә ярдәмгә мохтаҗ. Россиядәге сәяси һәм икътисади өлкәдәге үзгәрешләр мәдәният өлкәсенә дә кагылып үтте. Театр базар мөнәсәбәтләре шартларына җайлашырга мәҗбүр. Яңа шартларда театр да, тамашачы да үзгәрде. Кызганычка каршы, бүген мәдәни ихтыяҗлар икенче планга күчә, халыкның күпчелек өлеше көндәлек мәшәкатьләргә чумган, яшәү ягын кайгырта, шуңа күрә буш вакытны күбрәк өйдә, пассив рәвештә уздыралар. Бүген без тамашачының кызыксынуын аңлауга мохтаҗ. Бу, беренчедән, бүгенге җәмгыятьнең, бигрәк тә ул яшьләр арасында күзәтелә, культура дәрәҗәсе төшү белән бәйле. Икенчедән, күңел ачу үзәкләре, төнге клублар һ.б. күбәйде, алар театр һәм башка мәдәният учреждениеләренә көндәш
булып тора.

Театр – үзе бер дөнья, зур психологик лаборатория. Театрда теләсә кайсы мөнәсәбәтләрне көйләргә, җайга салырга мөмкин, шәхси, мөнәсәбәтләрме ул, социаль, тарихи яки метафизик мөнәсәбәтләрме. Театр теләсә нинди булырга мөмкин, кызыксыз, күңелсез генә булмасын. Гомер-гомергә театр сәнгать сарае булып саналган. Варьете да, кабаре да, клуб та, трактир да түгел, нәкъ менә театр. Санап узган урыннарның үз тамашачысы, үз аудиториясе… Театр – ул рухи кыйммәтләр бар нәрсәдән өстен куелган җир. Театрның үз атмосферасы, үз дөньясы. Тамашачы театрга шул үзгә атмосфераны үзенә сеңдерергә дип килә. Ә без бер генә тамашачы да канәгатьсезлек хисе белән китмәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Театр – чын сәнгать.  Ул һәр чын нәрсә кебек мәңге яшәячәк. Кызганычка каршы, күп вакыт һәм көч шуны исбатлауга китә. Театрны ихлас, тугры тамашачы яшәтә. Алга таба да шулай булачак.

Провинциаль театрларның җитди проблемасы – яшь актерлар җитмәү. Актер һөнәре бүген бик үк популяр түгелдер бәлки. Яшьләрнең күбесе акча китерә торган, керемле эш сайлый. Акча ирек, планнарыңны тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Театрда күп акча эшләп булмый, анысы сер түгел. Ләкин бар нәрсәдән өстен нәрсә – сәхнәгә, тамашачыга мәхәббәт бар.

Мин әйткәннәрдән бүген театрлар начар яши икән дигән нәтиҗә ясарга һич ярамый. Тамашачы булганда, театр мәңге яшәячәк.

–  Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан иң яхшы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре өчен күп төрле грантлар каралган.    

–  Татарстан Республикасы Мәдә-ният министрлыгы безгә заман белән бергә атлап барырга ярдәм итә. Республикада һәм аннан читтә театрларның фестивальләрдә катнашуы, «Нәүрүз» Халыкара төрки театрлар фестивален уздыру, гастрольләр оештырырга булышу һ.б.

Ел саен план буенча куела торган спектакльләр өчен акча бүлеп бирелә. Татарстан Президентының зур булышлыгы белән барлык республика театрларының да автопарклары яңартылды. Безнең бүген 45 урынлы «Хундай» автобусыбыз бар, җиңел машиналарыбыз да бар. Аларсыз читтә куела торган спектакльләр оештырып булмый.

–  Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәвегезгә, оптимизм белән сугарылган булуыгызга сокланам. Ару-талчыгу дигән нәрсәнең эзе дә юк сездә. Иң авыр чакларда да сер бирмисез…

–  Театр директоры берничек тә пессимист була алмый. Ул театрда җылы гаилә атмосферасы тудырырга, труппа белән бергәләп кешеләргә бәхет, шатлык өләшергә тиеш. Сәхнәгә кәефсез чыгып баскан артистны күз алдына китерегез әле. Тамашачы аны шунда ук сизеп алачак һәм ул артист уйнаган спектакльгә бүтән килмәячәк. Артист сәхнәгә чыккач, үз проблемаларын читкә куеп, онытып торырга тиеш. Ул үзе башкарган геройның характерын ача, образга керә алмый икән, тамашачы залдан торып чыгып китәргә дә мөмкин. Тамашачыга шатлык, бәхет бүләк итеп, сәхнәдә үлгән артистлар азмы? Хәер, иҗат кешеләре дә төрле була. Кайвакыт залда нибары өч дистә кеше утыра, ләкин аңа да карамастан артист сәхнәгә чыга. Тамашачы акчасын түләп, тамаша, спектакль карарга килгән бит. Профессиональ артист, сәхнәгә чыгар алдыннан бик нык борчылса да, аны тамашачыга күрсәтми. Бер спектакльдә, сценарий буенча, артистка сәхнәнең кырыена ук, тамашачыларга якынрак килергә кирәк иде, ул рольгә шулкадәр кереп китте ки, оркестр утыра торган «чокыр»га мәтәлеп төште. Халык аһ итте, андый биеклектән егылып төшеп, берәр җиреңне имгәтергә дә ерак түгел бит. Ә әлеге артист, берни булмагандай, ялт итеп килеп чыкты да, уйнавын дәвам итте, әйтерсең, махсус шулай уйланылган булган. Андый мисаллар бик күп. Таш яуса да, сәхнәгә чыга торган артистлар бихисап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк