Логотип
Театр

Ришат Төхвәтуллин: «Әни минем бу сынауларны үтеп чыга алуыма ышанып җитмәгән, күрәсең»

Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән якыннанрак танышу өчен, сезгә аның белән интервьюдан өзек тәкъдим итәбез.

Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән якыннанрак танышу өчен, сезгә аның белән интервьюдан өзек тәкъдим итәбез.

-  Ничек җырчы булып киттегез?

-  Мин иҗади гаиләдә туып үстеп. Әнием авыл клубында мөдир булып эшләде. Балачактан клубта үткәрелгән бөтен бәйрәм чараларында катнаша идем. Әби-бабайларымның да җырга осталыклары бар, әнием бик матур җырлый. Әтием җырламый да, биеми дә, ләкин иҗатка кагылышы бар, ул музыка коралларын бик яхшы белә. 9 сыйныфтан соң мин Октябрьск шәһәрендәге музыка училищесына укырга кердем. Укытучым бик яхшы иде, шуның өчен мин язмышыма бик рәхмәтле. Аннары Уфа сәнгать академиясенә укырга кердем. Укыган вакытта мин җырларга гына өйрәнмәдем, шулай ук ул миңа тормыш мәктәбе булды. Бүгенге көндә бөтен Россия буенча гастрольләргә йөрим, сәхнәдә мин инде 7 ел.

-  Сез әти-әниләрегезгә әйтмичә генә укырга кергәнсез икән?

-  Минем әнием үзе шушы юлны үткән кеше, шуңа да ул мине нинди авырлыклар көткәнең аңлаган. Укып чыгу гына түгел бит әле, барлык кеше дә чын җырчы булып китә алмый. Әни минем бу сынауларны үтеп чыга алуыма ышанып җитмәгән, күрәсең. Мин музыкка көллиятенә укырга керергә дип киткәч тә, алар башта белмәделәр, туганнарга киткән, дип уйлаганнар. Алар авылда эш кызуында минем шәһәрдә булуымны кабул итмәделәр, мине алырга дип шәһәргә килделәр, шул вакытта имтиханнарны бишлегә бирүемне әйттем. Алар бик сөенделәр. Минем яхшы укуымны, сәхнәдәге беренче адымнарымны күргәч, әти-әнием күнде.

-  Соңгы арада тамашачыларыгыз үзгәрдеме?

-  Соңгы арада яшь кызлар, яшь парлар күбрәк күренә башлады.

-  Сез шулай ук сәхнәдә тавыш мөмкинлекләре булганда гына чыгыш ясаячакмын дигән идегез. Шулай ук җырчы булуыгыз гаилә корырга комачаулый дисез, бу очракта нишләргә соң.

-  Сәхнәне яшьләр өчен дип уйлыйм. Гомер буе популяр булып булмаячак, ничек булыр кем белә. Олыгайган көнемдә минем гатсрольләргә йөрисем килми. Башка эшләр белән шөгыльләнергә уйлыйм, бу хакта хәзердән үк кайгырта башладым. 50 яшьтә дә яшь артистлар белән сынашып булмый, дип уйлыйм. Аларга юл бирергә туры киләчәк.

-  Концертлардан күпме табыш аласыз?

Күп. Ләкин бит безнең чыгымнар да шактый. Транспорт, техника, музыкантлар, аларның барысына да түләргә акча кирәк. Иң күп акча Мәскәүдә узган концертлардан керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк