Тинчурин театры туган көнен билгеләп узды!
6 ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге театр әлеге истәлекле һәм тарихи көнне яңарту максатыннан, Питрәч районы белән берлектә Шәле авылы Мәдәният йортында «Сез үткән юллардан!» – дип исемләнгән чара үткәрде.
1933 елның 6 ноябрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының беренче спектакле ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында уйнала. Ул Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗми тарафыннан иҗат ителгән «Булат бабай семьясы» спектакле була.
6 ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге театр әлеге истәлекле һәм тарихи көнне яңарту максатыннан, Питрәч районы белән берлектә Шәле авылы Мәдәният йортында «Сез үткән юллардан!» – дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чараны оештыручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова.
Театр коллективын авыл башында Шәле авылы халкы каршы алды. Аннан театр артистлары ат арбаларына төялеп, нәкъ 87 ел элек булганча, Мәдәният йортына юл алды. Мәдәният йорты янында кунакларны тары өйрәсе, коймаклар белән каршы алдылар.
Авыл Мәдәният йортында туган көн бәйрәменә багышланган зур җылы очрашу узды. Очрашу вакытында Питрәч районы вәкилләре, Тинчурин театры иҗат коллективы тарафыннан, театрның үткәне һәм бүгенгесе хәтирәләрдә яңартылды. Шулай ук биредә тарихка бәйле күргәзмә дә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк