Логотип
Театр

«Тормышта иң мөхим нәрсә – мәхәббәт»

Бу көннәрдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында башкорт драматургы Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме» драмасы куелды.

Бу көннәрдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында башкорт драматургы Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме» драмасы куелды.

«Сөясеңме, сөймисеңме» – гомер буе озата килгән ялгызлык, күтәренке хисләр, ир-атларның хатын-кызларга карата ихтыяҗлыгы һәм гүзәл затларның чыдамлыгы турында спектакль.

Драманың сюжеты шуннан гыйбарәт: авырган вакытта картка үлем образы күренә. Имеш, әгәр өч сәгать дәвамында ул изге гамәл кылып өлгерсә, аның гомере озайтыла. Кыска вакыт эчендә алар тормыш иптәше белән бу бәладән чыгу юлын эзлиләр. Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә мөрәҗәгать итәләр. Аларның бөтен тарихы аның якты мизгелләре һәм хаталары белән күз алдыннан уза.

«Бу пьеса –гомер буе дәвам иткән мәхәббәт турында», – дип язган пьесаның авторы Ф.Бүләков.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә: коронавирус пандемиясе белән бәйле җәмгыяттәге вәзгыять аркасында, залда тамашачылар аз иде. Тамашачылар арасында тиешле дистанция сакланылды. Барысына да шәхси саклану чарасы – маска – киелгән. Сәхнәдә бары тик 4 кеше чыгыш ясады: карт ролендә Равил Шәрәфиев, карчык – Дания Нуруллина, Гомәр – Раил Шәмсуаров, Вәсилә – Ләйсән Рәхимова. Шулай да алар бөтен атмосфераны тапшыра, тамашачыларны геройларга карата кызгану хисен уятып, фаҗигаләрне аңларга мәҗбүр итә алдылар.

Сәхнәдә декорация дә битараф калдырмады. Биредә татар авыл йорты сурәтләнгән. Чиста ак җәймә белән капланган түшәк, өстәл өсте – бу татар халкының чисталыгы турында сөйли.

Спектакльгә Актаныштан килгән Светлана апа Салимова үз хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Спектакльгә гаилә белән килдек. Барчабызга да нык ошады. Равил Шәрәфиевның карт ролен башкаруы аерым мактауга лаек дип саныйм! Гомумән, дурт кешенең шул дәрәҗәдә эчтәлекле спектакль куюлары сокландыра. Пьесада һәрвакытта да актуаль булган проблема күтәрелә. Бу – хатын-кыз белән ир-ат арасында булган мөнәсәбәт. Биредә картның каты бәгерле булуы күрсәтелә. Ул үзен гомере буе яратып яшәгән хатынның кадерен белмичә,  эшләтеп интектерә, тормыш иптәшен аналык хисен тою бәхетеннән мәхрүм итә. Ул картлык көнендә әҗәт килгәч кенә, өч сәгать эчендә тормышта и ң мөхим нәрсә – мәхәббәт икәнен аңлаган.

Светлана апа белән улы Марат та килешә:

– Яшүсмер чагында театрларга карашым башка иде. Хәзер спектакль карау бик тә мавыктыргыч. Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме» драмасы уйланырга этәрә. Һәрнәрсәнең үз вакыты дигән нәтиҗәгә килдем.

Дөрестән дә, спекталь тамашачыларны урыны белән көлергә, геройларны кызганып еларга һәм үткәннәрне искә төшереп, уйланырга мәҗбүр итте. Килгән тамашычылар арасында канәгать калмаган кеше юктыр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк