Логотип
Театр

Уралдым толымнарыңа

Җитмешенче елларның башы иде. Сәхнәдә зур вакыйга булып бер-бер артлы ике яңа әсәр менде. Аларның икесендә дә авыру ир кеше ролен Ирек Баһман уйнады. Әйбәт әсәрләргә сусагангадыр, мөгаен, әлеге спекта...

Җитмешенче елларның башы иде. Сәхнәдә зур вакыйга булып бер-бер артлы ике яңа әсәр менде. Аларның икесендә дә авыру ир кеше ролен Ирек Баһман уйнады. Әйбәт әсәрләргә сусагангадыр, мөгаен, әлеге спектакльләрне мин кат-кат карадым. Ирек уйнавында «Әни килде» спектаклендәге (Шәриф Хөсәенов әсәре) Ананың Инсаф исемле улы да, «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге (Туфан Миңнуллин әсәре) Атаның Искәндәр атлы улы да минем күңелемдә тормышның чын образы булып урын алды.

Моңа хәтле дә мин Ирек белән «Хуш, Назлыгөл!» спектакле аша таныш идем. Ул анда да Газиз исемле үлем хөкемендәге авыру егетне уйнады. Инде менә – тагын авырулар, тагын образлар, һәм ниндиләре генә әле!..

Шуннан соң Ирекне мин сәхнәдә бик еш күрә башладым. «Зәңгәр шәл»дә Ишан образында да, «Казан сөлгесе»ндә Мөәзин образында да, «Беренче театр»да Хәмзә образында да, «Хуҗа Насретдин»да Ахун образынында да... Баксаң, артистның «сәламәт» рольләре дә күп икән! Шулай да, никтер күңелдә һаман-һаман әнә шул авыру образлары яңара. Горур, акыллы, чиренә бирешмәскә тырышучы Инсафы да, сызланып-сызланып гомерен уздыручы Искәндәре дә күз алдына килә дә Ирек әфәнденең үз тормышын, үз язмышын искәртеп куя. Язмыш дигәннән, авыру образлар белән сәхнәдә генә күрешергә язмаган икән шул аңа, язмаган!.. 

Хәер, шул ук язмышы аңа бик матур мизгелләр белән тулы тату гаилә тормышы бүләк иткән түгелме?!

1960 елның июль киче. Әлмәтнең парк-бакчасында яшьләр вальс әйләнә. Ә бер кырыйдагы ялгыз егет эч пошканнан гына биючеләргә күз ташлап алгалый. «Картаеп беткән» башы белән бу бала-чага арасында биеп йөрмәс бит инде!.. Һәм шунда ул Аны күрә. Күрә дә кызның озын толымнарыннан күзен алалмый. Кыз да, әнә, сүлпән генә биючеләрне күзли. Үзе бармагына толым очын урый. Урый да сүтә, урый да сүтә. Һәм бу назлы хәрәкәт, илаһи сын, серле кара күзләр – әйтерсең лә, егет өчен генә: аны дәшә, чакыра, иркәли сыман. Әнә шул мизгелдән егет өчен бакча да, биючеләр дә юкка чыга.

Дәвамы бар

Рәйсә Йосыпова

Сәхнә журналы 2014 ел, июль-август

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк