Логотип
Театр

Вакыт белән бергә мин дә үзгәрәм...

  Милли сәнгатебезнең гомерен яшьләр озайта ләса.  Бу җәһәттән, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мактауга лаек: труппа ел саен яшь артистлар белән тулылана, ә инде режис...

 

Милли сәнгатебезнең гомерен яшьләр озайта ләса.  Бу җәһәттән, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мактауга лаек: труппа ел саен яшь артистлар белән тулылана, ә инде режиссерлар мәсьәләсендә килгәндә... Өч елда дистәгә якын спектакль куярга кем җөрьәт итәр икән? Ай-һай, андый батыр йөрәкле кешеләр юктыр дияргә ашыкмагыз! Резеда Гарипова, әнә,  тамашачы хөкеменә сигез әсәртәкъдим иткән. “Сүнгән йолдызлар” (К.Тинчурин), “Туй алдыннан” (Х.Вахит), “Чипполино маҗаралары” (Дж.Родари), “Без барыбыз да кешеләр” (Э.Ремарк), “Өзелгән яфраклар” (Р.Габделхакова), “Гашыйклар тавы”  (И.Юзеев),  “Чулпан” (Ш.Хөсәенов), “Өченче бүлмәдә эт яши” (Р.Мингалим) – аның тәүге  тапкыр сәхнәләштергән “иҗат җимешләре”.  Бәлки, гомере буе театрда кайнаган режиссерлар өчен бу саннар күп түгелдер, ләкин бит Резеда яшьләр кавеменнән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура һәм актерлык осталыгы факультетын 2010 елда гына тәмамлаган. Театр ишекләрен ачып керүенә дә нибарысы өч кенә ел... Хәер, Россиянең атказанган артисты, педагог, баш режиссер Рәшит Заһидуллин төркемендә укып, осталык серләренә төшен дә, аннары аның командасына кушыл да, кулкушырып утырып кара! Тынгысызлык –сәләтлеләр юлдашы шул. Резеда Ирек кызы  узган ел Россиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләргә бирелә торган стипендиягә лаек булган икән, димәк, хезмәте дә бәяләнгән.

 

Резеда, син Казан кызы икән. Ташкала дигәч, татар мөхитеннән шактый ераклашкан егет-кызлар күз алдына килә.

 

Мин биш яшемә кадәр урысча бер авыз сүз белмәдем. Мәктәптә дә барлык фәннәр  татарча укытылды.

 

Алайса нигә университетта урыс төркемен сайладың?

 

Башта әзерлек бүлегенә, режиссура кафедрасы мөдире Марсель Мөбәрәковка йөрдем. Ул шулай киңәш бирде. Анда бик талантлы педагог Рәшит Заһидуллин төркем туплый, шунда языл, диде. Әле Марсель абый: “Журналистика бүлегенә барсаң яхшырак булыр иде”, дип тә әйткән иде.

 

Язу куәсе көчле идемени?

 

Татарчам шәп иде. 11 сыйныфта хәтта конкурста җиңгән идем.

Дөньяда йөзләгән-меңләгән,  бихисап һөнәр иясе, ә  менә режиссерлар бик аз. Театрлар да санаулы гына, шуңа күрә сезнең халыкка эш табуы кыенрак. Син, шәт, киләчәк язмышыңны күзаллаганда мондый проблема турында уйлагансыңдыр.

 

Мин мәктәптә төрле мәдәни чараларда актив катнаша идем, тик нигәдер барысы да шаккатып караган КВН миңа кызык түгел иде.  Гадәттә бит башта шундый уеннарда шомаргач сәхнәгә киләләр. Ә мин, киресенчә,  шау-шулы концертлардан читләшә идем, театр түгәрәге генә җаныма якын иде. Хәтерлим әле, 6 сыйныфта укыганда җитәкчебез авыргач: “Резеда, бүген син балалар белән репетиция уздыр әле”, дип, үтенеп, өйгә шалтыратты. Урыс халык әкияте “Морозко”ны уйнарга җыена идек без.

 

...Һәм син беренче тапкыр режиссер булуның тәмен сиздең, әйеме? Бөтенесе дә сиңа буйсына, синең көеңә баса.

 

Күңелемә хуш килде, билгеле.  Әмма ул чакта мин шушы һөнәрне сайлармын дип  ашкынмадым. Өлкән сыйныфларда аның акчасыз эш икәнен аңлый башладым инде. Минемчә, медицина институтының стоматология факультеты иң кулае иде. Тик  үлчәүнең театр өлеше басты шул: фикерем кисәк кенә үзгәрде.

 

Без вакыйгаларның чиратын бозабыз икән, Резеда.Син университетны тәмамлагач туп-турытеатрга юл тотмагансың әле.

 

Әйе, анда хәтле берничә җирдә эшләдем. 178 нче мәктәптә “Зур тәнәфес” дигән шәһәр конкурсына программа әзерләдем. Без 1 нче урынны  яулаган идек. “Бибарс Сарай”да режиссер идем. Шуннан соң, һич көтмәгәндә, К.Тинчурин театрына ассистент буларак чакырдылар.

 

 

Беренче эшеңне “Сүнгән йолдызлар” кебек катлаулы әсәрдән башлавың сәеррәк. Моның өчен зур ихтыяр көче кирәк. Үгезне мөгезеннән эләктергәнсең.  

 

Баш режиссерның таләбе шундый иде: “Әгәр татар театрында эшләргә теләсәң – алынасың”, – диде ул.

 

– Югыйсә, яшьләргә хас амбиция сиңа да ят түгел, әйеме. Алар бит: “Мин дөньяны үзгәртәм!” – дип чәчрәп кабына.

 

Дөрес, башымда нинди генә уйлар тумаган иде. Яңалык кертеп театрны йөз градуска борырмын кебек иде.

 

– Ә монда: “Мә сиңа “Сүнгән йолдызлар”...

 

Бүген мин Рәшит Гали улына чиксезрәхмәт, дим. Ул мине тапталган шома юлдан җибәрмәде, аның: “Бу әсәрне җиңеп чыксаң, калганнары җиңелрәк бирелер”, дигән сүзләре хак булды.

 

Язучы язылган әсәренә, актер уйналган роленә, ә режиссер, мөгаен, уңышлы спектакленә куанадыр.

 

Ә мин андый канәгатьләнү хисе кичермим. Һәр эшемә тәнкыйть күзе белән карыйм.

 

Монысы әйбәт сыйфат, Резеда. Димәк, син һаман камиллеккә омтыласың. “Мин!” дип борын чөйгән кеше үсештән туктар иде. Өч елда сигез спектакль дип санадык. Як-ягыңа каранырга вакытың каламы соң?

 

Ой, минем вакытым бик күп! Әле театр училищесында студентлар да укытам. Быел чыгарылыш елы.

 

– Канәгатьләнү хисе кичермим дисәң дә, ул спектакльләр сиңа барыбер кадерле инде, чөнки аларга күпме көч-энергия сарыф ителгән.

 

– Бернәрсә дә эзсез генә үтми анысы. Беренче эшем бик куркыныч тоелган иде, “Чипполино маҗаралары”ннан да  шикләндем. Ничек ерып чыгармын дип борчылдым. Балаларга аталган әйберләрдә тамчы да ялган булмаска тиеш.

 

 

– Сезгә пьеса ошый яисә ошамый дигән  принцип белән генә хәрәкәт итәргә ярамыйдыр. Әле бит тамашачы ихтыяҗы бар. Нәрсә генә дисәк тә, театрны ул яшәтә.

 

– “Туй алдыннан” әсәре, мәсәлән, минем күңел кылларымны артык тибрәтмәде.  Хәй Вахит, бәхәссез, әйбәт драматург. Ләкин нишләтим, минем кан уйный, миндәге бунтарь яшьлек: “Мөмкинлек кенә бирегез, таш-таулар актарам”, –дип оран сала. Баш режиссер исә шунда ук җиргә төшерде. “Син осталыгыңны күрсәтеп, шушы әсәр  аша тамашачы йөрәгенә үтеп кер”, – диде.

 

– Узган ел Шәриф Хөсәеновның “Чулпан” исемле әсәре дә театр сәхнәсенә менде. Ул синең табыш иде.Монда син үзең режисеер, үзең инсценировка авторы. Тагын бер сәләтең ачылды: көен  дә син язгансың икән. Музыка мәктәбендә укуың ярдәм иттеме?

 

– Университетта безнең төркем  көчле иде. Мин күбрэк сабакташларымнан өйрәндем бугай, без 12 кыз идек.  Аларның һәркайсы ниндидер талантка ия иде. Кемдер кино тарихыннан хәбәрдар, кемдер бик оста бии, кемдер бик матур җырлый. Мин инде фортепьянода уйнаштыра идем. Нота таләпләренә туры китереп кенә уйнамыйм, үземнән дә өстим. Югары курста без “Алиса в стране чудес” мюзиклын куйдык һәм анда минем җырлар яңгырады.

 

 

Резеда, без төркемдә 12 кыз идек дисең.Алар кайларга таралды? Сез бүген аралашасызмы?

 

Аларның күбесе театр режиссеры булу турында уйламады. Алар күбрәк киногаяки артистлыкка тартылды. Әмин   үземне режиссура белән генә бәйләргә теләдем. Каядыр бүтән җирдә эшләрмен дип уема да китерми идем. Кызларның һәркайсы бу тормышта үзенә урын тапты.

 

Милли театрларда яшь режиссерлар күренә башлады. Синең чордашлар, синең замандашлар. “Ах, Фәлән Фәләнов нинди шәп спектакль куйды!” дип сокланган һәм аны супер режиссер дип санаган һөнәрдәшләрең бармы?

 

Яшьтәшләремнең унышларын күреп куанам, ләкин  алар арасыннан   берсен дә аерып күрсәтмим.

 

Әгәр: “Мин ни барына риза! Берни турында да хыялланмыйм”, - дисәң, ышанмас идек.

 

Юк, әлбәттә хыяллар мине дә читләтеп үтми! Шекспирның “Король Лир”ы тынгылык бирми. Мин аны бүген яки иртәгә түгел, 45 яшьләр тирәсендә, тәҗрибә туплагач сәхнәләштерер идем.

 

Синең өчен жанр әһәмиятлеме? Мәсәлән,  кайбер режиссерлар хыялый әсәрләрне үз итә, кайберләренә драма якынрак. Тамашачыны көлдерим дип комедияләргә өстенлек бирүчеләр дә җитәрлек.

 

Юк, минем өчен жанр беренчел түгел. Әгәр әсәр башта ук искәртүемчә, күңелемне кузгатса, мин аны сәхнәгә күтәрергә әзер.

 

Милли театрларның иҗат юнәлешен синең кебек яшьләр ничек бәяли икән?Безнең режиссерлар тиен кебек һаман бер түгәрәк эчендә әйләнә төсле.

 

Әйтик, егермеләп пьеса бар, алар бер театрдан икенчегә күчеп йөри. Тамашачы бертөрлелектән туя.  Дөрес, һәр режиссер әсәрне куйганда үз алымын куллана, ләкин тамашачы бүгенге көндә режиссер алымын анализларга  йөрми. Аңа  яңа спектакльләр тансык!

 

– Резеда, элеккеге заманнарда Р.Мингалимның “Өченче бүлмәдә эт яши” драмасы да куелган иде. Ә бүген син аны өр-яңадан терелттең.

 

Аннан соң яңа бер буын үсте бит инде.

 

Режиссер, минемчә, артистлар кебек үк каһарманнар белән “яши”. Аларның шатлык-сөенечләре, борчу-кайгылары аның да йөрәгенә кагылып үтә.

 

Һичшиксез шулай, спектакль режиссер белән артистның уртак хезмәте. Эш барышында мин төрле халәттә булам. Кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне җайлыйсың-көйлисең, нәрсәдер  барып чыкмаса кәеф кырыла. Бигрәк тә үземнең яшьтәшләрем белән читенрәк. Нигә дисезме? Алар бит синең белән бергә укыган дусларың! Алар, беренче чиратта, Резеда Гарипованы әшнәсе дип саный. Ләкин мин аларны аңлыйм: бүгенге яшьләр уйлый белә торган халык.

 

 

Син К.Гинкас, Л.Додин, В.Фокин кебек мэтрлар уздырган режиссерлар лабораториясендә  катнашып шактый гына иҗат байлыгы туплап өлгергәнсең. Бездә, аеруча яшь сәнгаткярләрдә кемгәдер табыну дигән нәрсә бар. Фәлән кеше минем өчен өлге, фәлән кеше бөек остазым, диләр.

 

Алай кемгәдер сукырларча табыну кирәк микән?   Мин институтка укырга кергәнче  чит-ятларның фикеренә, киңәшләренә “саңгырау” идем. Ә менә Рәшит Гали улын тыңлыйсы һәм ишетәсе килә.

 

Синең өчен “бердәнбер һәм кабатланмас” дигән төшенчә нәрсә ул?

 

Андый нәрсә юк миндә. Кемдер үлеп-бетеп гел бер эчтәлектәге әсәр укый, кемдер бер картинага мөкиббән китә, ә кемдер берәр артистның фанатына әверелә. Миңа  бүген охшаган әйбернең иртәгә төсе уңарга мөмкин. Вакыт белән бергә мин дә үзгәрәм бит. Иң мөһиме ул кызык булсын, җанымны тетрәндерсен.

 

Әңгәмәң өчен рәхмәт, Резеда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк