10 ел балалар дип түздем

Руслан Кираметдинов һәм Илмира Нәгыймова аерылышкан. Әлеге хәбәрне Илмира Нәгыймова инстаграм сәхифәсе аша җиткерде.
«Дуслар, күңелемдә нәрсә булганын белсәгез. Башка түзә алмыйм... Сабырлыкның да чиге бар... Без Руслан белән аерылдык... Зинһар, сорамагыз ни булды дип... 10 ел балалар дип түздем... башка түзә алмыйм! Бәхет кенә телим. Бәлки язарга да кирәк түгелдер... бик ардым сораулардан...» – дип яза ул инстаграм битендә.
Ильмира сүзләре буенча, Русланның салгалый торган гадәте бар. Моннан тыш, ир-ат хатынына кул да күтәрә икән – Илмира куйган фотода тәнендә күгәргән эзләр бар. «Шактый вакыт түздем. Булды, җитте, Русланның кем икәнен белсеннәр. 10 ел буе ул миңа яный. Әгәр дә минем белән берәр хәл булса, бу язмалар шушында калсын», – дип яза ул сторисларда.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте