Логотип
Хәбәрләр

34 нче театраль сезон башында Кариев театры ике фестивальдә катнашачак

Кариев театры 34 нче театраль сезонга иҗади планнар белән уртаклашты. Сезон башында ук театр ике фестивальдә катнашачак.

Кариев театры 34 нче театраль сезонга иҗади планнар белән уртаклашты. Сезон башында ук театр ике фестивальдә катнашачак:

  • 11-19 нчы сентябрьдә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда  узачак «Федерация» дип III Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә «Озын-озак балачак» спектакле тәкъдим ителәчәк.
  • Шулай ук, театрыбыз Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узачак IV Халыкара балалар фестивале кысаларында «Мио, минем Мио» спектаклен күрсәтәчәк.
  • Моннан тыш, 2021 елның җәй аенда «ASYL» Бөтенроссия балалар драматургиясе конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Сезон рәсми рәвештә ябылуга карамастан, Кариев театры онлайн эшчәнлеген җәй айларында да актив дәвам итәчәк.

Чыганак: Кариев театры

Фото: Кариев театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк