Логотип
Хәбәрләр

39 яшьлек артист коронавирустан вафат

Петербургта 39 яшендә актер Артем Анчуков вафат булды. Аның үлеме турында Instagram сәхифәсендә җырчы Татьяна Буланова сөйләде.

Петербургта 39 яшендә актер Артем Анчуков вафат булды. Аның үлеме турында Instagram сәхифәсендә җырчы Татьяна Буланова сөйләде.

Артем Анчуков «Улица разбитых фонарей», «Бандитский Петербург», «Опера. Хроники убойного дела», «Агенство НЛС», «Мажор» сериаллар аша танылган. Шулай ук ул программалар алып баручы, шоумен, җырчы булган.

ТАСС агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Артем Анчуковның үпкәсе шартлаган.

«Артем коронавирус авыруыннан өзлегеп үлде. Аның үпкәләренең 87 проценты зарарланган иде. Кичә аның үпкәсе шартлады. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», дигән агентлык чыганагы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк