Логотип
Хәбәрләр

95ләр ‒ аякланган

Ышанасызмы-юкмы: ә Мәскәүдә бензин очсызрак! Барган җирдән машинадан егылып төшәмме әллә дип торам. Әле бит шуның өстенә, «Сез нефтьле республикада яшисез, өч тиенгә машина ашатасыздыр инде», ‒ дип ка...

Ышанасызмы-юкмы: ә Мәскәүдә бензин очсызрак! Барган җирдән машинадан егылып төшәмме әллә дип торам. Әле бит шуның өстенә, «Сез нефтьле республикада яшисез, өч тиенгә машина ашатасыздыр инде», ‒ дип канга тоз да сибеп җибәрүчесе дә табыла. Ыхы шул, мәйтәм, гупчим бушка бездә, дим, тегеләрнең 41 сум 10 тиен торган 95ле бензиннарына мәхәббәтле карашларымны ташлап... Менәтерәшалт! Бөтен пунктлары буенча кыйбатлы шәһәргә кергән Мәскәү шулай шаккатырсын әле! Ә бездә тучны нефть чыга микән ул? Уйга батып, чыга алмый ятарсың билләхи... Хә теге 95легә барып туктау белән үзәкләрем өзеләчәк икән инде...

Мәкалә һәм фото авторы: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк