«Ачудан ябыштырган керфекләремне йолкып бетергәнмен...»

Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ни булган?

Мәгълүм булуынча, кичә кич «Ватсап», «Фэйсбук» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләре эшләми торды. Аеруча бу хәл өчен артистлар, блогерлар курыкты. Чөнки аларның күбесе «Инстаграм» ярдәмендә үз эшләрен дә алып бара.

Илсөя Бәдретдинова да бу хакта бүген «Инстаграм»да язма бастырган:

«Болай бүтән нитмә, инстаграм!!! Кызык дип беләсеңме әллә? Бала-чага кебек качышлы уйныйсың. Әти әйтмешли: «Ял итә-итә кыйнарсың чистый». Ачудан төнлә бөтен ябыштырган керфекләремне йолкып бетергәнмен», дип язган ул.

Бөтен артистлар, блогерлар сөенеченә бүген барлык социаль челтәрләр гадәттәгечә эшли башлады.

Фото: @ilsiiabadretdinova

Чыганак: Кызыл таң

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
919
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Әни, бар, көч туплап кайт, синең эшең күп булачак әле..."
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы