"Адәмнәр"
2022 елның 12 мартында бөек татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула.
«Әкият» татар дәүләт курчак театры Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан бүген тамашачыны «Адәмнәр» спектакленә чакыра.
«2022 елның 12 мартында бөек татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Язучының 1921-1922 елларда Идел буенда һәм Уралдагы коточкыч ачлык турында язылган „Адәмнәр“ повесте буенча спектакль шул уңайдан тәкъдим ителә».
Спектакль бүген 19.00 сәгатьтә башлана. Ул театрның Кече сәхнәсендә куелган.
«Галимҗан Ибраһимов Бер гаилә үрнәгендә ачлыкка дучар кешенең кешелеклелектән чыгуы, адәми зат булудан туктавын, рухи үлүен бик нечкә итеп, адымлап сурәтләп бирә», — диелә хәбәрдә.
Спектакльгә билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча сатып алырга мөмкин.
«Адәмнәр» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Ул 30 март көнне Мәскәүдә күрсәтеләчәк, диелә татар информ сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк