Айгөл күлмәк сата башлаган
«Болгар» радиосында дистә еллар эшләүче, «Сәхнәдәш» тапшыруының алып баручысы, май кояшы кебек елмаеп кына торучы Айгөл Хайруллинаны беләсез бит, име? Вооот. Айгөл-чибәркәй үзенең бер-ике тапкыр гына...
«Болгар» радиосында дистә еллар эшләүче, «Сәхнәдәш» тапшыруының алып баручысы, май кояшы кебек елмаеп кына торучы Айгөл Хайруллинаны беләсез бит, име? Вооот. Айгөл-чибәркәй үзенең бер-ике тапкыр гына киелгән сәхнә күлмәкләрен сата икән. Символик кына бәягә, дип аңлатма да биреп киткән Айгөл. Размеры, дип - 42-44 инде. Ә иң яхшысы ‒ аның инстаграмдагы битенә кереп карарга инде. Матур, берсүзсез! Ут янып тора. Айгөлне әйтүем. Күлмәкләре дә хуҗасыннан калышмый. Шуңааа....
Гөлнара Җәлилова
Фото Айгөл Хәйруллинаның шәхси аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк