Логотип
Хәбәрләр

Айсылу әтисе белән бер сәхнәдә

Кечкенә вакытта ук җыр юнәлешендә китәсемне белдем, – ди Айсылу Габдинова үзенең бер әңгәмәсендә. Әтием иҗат кешесе булгач, балачагым концертларда узды ди ул. Кечкенәдән үк музыка мәктәбендә укуын да...

Кечкенә вакытта ук җыр юнәлешендә китәсемне белдем, – ди Айсылу Габдинова үзенең бер әңгәмәсендә. Әтием иҗат кешесе булгач, балачагым концертларда узды ди ул. Кечкенәдән үк музыка мәктәбендә укуын да әйтеп уза. Айсылу инста тасмасына әтисе белән җырлаган видеязманы урнаштырган. Аны: «Кем белән иң яхшы дуэт булып чыга? Әлбәттә әтиең белән» дип исемләгән. «Бөдрә таллар» җырын башкара алар. Җанатарлары язуынча, бик күркәм, искиткеч дуэт. Алар яңадан да шундый җырларыгызны көтеп калабыз дип комментарийлар калдырганнар. Әти белән бер сәхнәдә җырлауны берни белән дә алыштырып булмыйдыр, мөгаен. Афәрин генә диясе кала! Уңышлар Сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк