Логотип
Хәбәрләр

Айваз Садыров: «Кая карама - хата!»

Танылган радио алып баручысы, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыров күптән түгел үзенең Инстаграм аккаунтындагы битендә @aivazsadyrov эстрада йолдызлары һәм, гомумән, татарның танылган шәхесл...

Танылган радио алып баручысы, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыров күптән түгел үзенең Инстаграм аккаунтындагы битендә @aivazsadyrov эстрада йолдызлары һәм, гомумән, татарның танылган шәхесләренең татар телендә хаталар белән, рус шрифтын кулланып язуларына карата борчуын белдереп, болай дип язып чыкты (текст үзгәртелмәде): «Бер көнне радиодан олуг язучыбыз Аяз Гыйләҗевның улы Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗевның чыгышын тыңладым. «Хәзерге көндә, 80 нче еллар белән чагыштырганда, наданнар күп» - диде ул. Килешмичә булмый шикелле. Бүген кеше көзгесе - социаль челтәрләр, бигрәк тә, instagram. Өлешчә, кайбер очракта тулысынча, аның фикер сөрешен, белем дәрәҗәсен постлар, алар астындагы язмалар сурәтли. Камил, грамматик, лексик хаталарсыз язучылар сирәк хәл бит, чыннан да.

Хәзер интернетны олы буын вәкилләре актив яулап килә. Инстаграмны өйрәнделәр, дөрес язарга юк, ахры. Алар татарча язганда күп хаталар җибәрүне күзәтәм. Еш очрак - «Ә» урынына «Е» хәрефе куллану. (сөйлЕшЕм, егетлЕр) Яхшы, татарча клаватура юк дияр идек телефоннарда, транскрипциягә таянып, «Э» куйсалар була бит. Ярый, алар мәктәпне күптән тәмамлаган, онытыладыр күп әйбер, ә кичә генә мәктәп тәмамлаган яшьләр кайчан онытырга өлгергән грамматиканы!? Күпчелегенең язмаларын кызармыйча карау мөмкин эш түгел. Аеруча яшь кызларның хаталы язуы ачуны чыгара.

Тагын бер инстакатлам - сәнгать, эстрада әһелләре, артистлар. Халык өчен үрнәк булырга тиеш кешеләр арасында да камил сүзләр, җөмләләр язучылар аз бит.

Тыныш билгеләре, да-дә кушымчаларының хаталы кулланылышы турында әйтеп тә торасы юк. Кая карама - хата!

Әйе, үзем дә гөнаһ шомлыгына каршы, ычкындырам хаталар. Игътибарсызлык та китә. Тик мин постны куяр алдыннан ныклап тикшерергә тырышам язмаларны», - дигән ул.

P.S. Язылучылар саны 3000нән арткан аккаунтларны ММЧга тиңләү турында сүз йөри. Хаталы интернет нормага әйләнгәнне, хаталар белән тулган ММЧ нормаль күренешкә әйләнер микәнни?..

P.P.S. Чи татарларның, татарның күренекле вәкилләре русча гына язуы аерым тема... #татар #татарча #татарлар #татары #татартеле», - ди Айваз.

Без дә Айваз Садыров сүзләренә кушылып, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен генә түгел, ә барлык татарларны татарча дөрес язу кагыйдәләрен бозмаска өндибез! Нисбәттән файдаланып, үтенечемне җиткерәм: әгәр дә редакция хезмәткәрләре тарафыннан язылган пост яки мәкаләләрдә хаталар күрсәгез, зинһар, saxna@mail.ru адресына хәбәр бирегез! Без үзебезнең белемебезне арттыру өстендә көн саен эшлибез һәм сезне дә чакырабыз!

Зилә Хөснетдинова

Фото tatarradio.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк