Логотип
Хәбәрләр

Аккош күлендә гастрофестиваль үтәчәк

4 июнь көнне Аккош күле мәйданында беренче гастрономия фестивале үтәчәк. Иртәнге сәг 10 нан алып кичке 8 гә кадәр үтәчәк әлеге фестиваль җәйге сезонның ачылышы булып торачак.

4 июнь көнне Аккош күле мәйданында беренче гастрономия фестивале үтәчәк. Иртәнге сәг 10 нан алып кичке 8 гә кадәр үтәчәк әлеге фестиваль җәйге сезонның ачылышы булып торачак.

Фестивальдә кунаклар өчен берничә локация эшләячәк.

Шуларның иң зурысы ‒ фудкорт. Ул утыздан артык фудтрак, барбекюмобильләр, гастрокатнашучылар һәм фермерларны берләштерә. Казан рестораторлары көн дәвамында кунакларны традицион җәйге һәм милли ризыклар белән сөендерәчәк.

Балалар өчен дә күңел ачу чаралары оештырылачак. Күп балалы гаиләләргә 30 % ташламалар да каралган, моның өчен таныклыкның булуы да шарт. Җәмәгать транспортында килгән кунакларны, фестиваль урынына шаттллар йөртәчәк, шулай ук үз автомобиле белән килүчеләр өчен машина кую урыннары да каралган.

Үзешчәннәр, фермерлар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.

Палаткалар белән ял итәргә яратучылар өчен дә учак янында гитарага кушылып җырлап утырулар каралган.

Килегез, күңелле булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк