Логотип
Хәбәрләр

Альберт Шакиров: «700-800 җырчы арасыннан тотып алып тыңларлыклары 20гә туламы икән...»

Без тәмам туйдык! Бүгенге көндә бөтен тишектән яңгыраган 3 тиенгә тормаган җырлардан, ул җырларны җыр дип олылап тамашачыга төрткән әртисләрдән туйдык.

«Юлчы» проектына нигез салучы Альберт Шакиров татар эстрадасының сыйфатына һәм зәвыгына бәйле үз фикерен белдерә:

«Без тәмам туйдык! Бүгенге көндә бөтен тишектән яңгыраган 3 тиенгә тормаган җырлардан, ул җырларны җыр дип олылап тамашачыга төрткән әртисләрдән туйдык. Бүгенге татар эстрадасы, шоу бизнесы ниндидер гайбәтләр, гивлар, кемнең ат казанган кемнең казанмаганлыгын тикшерүләргә, фаш итүләргә тулып ята. Анда бөтен нәрсә бар, тик иҗат һәм моң гына юк. Әллә 700 әллә 800 җыручылар арасыннан тотып алып тыңларлыклары 20гә туламы икән юкмы... Алары да әле зур шау-шуларга бирелеп китергә генә тора, кеше куян куа дип... Ә чын талант ияләре бар! Әмма алар эстрадага да менми, ат та куып йөрми, аларга әллә ни игътибар да бирмиләр киң даирәләрдә. <...>

Өстерәлгән эстраданы селкетеп, бетләрен коеп алыр өчен без бер конкрет ысул уйладык. Аның турында видеода. Хәбәрләрегезне көтеп калабыз. Үпкәләүчән йолдызлар булып, «бу сүзләр миңа төрттереп язылган», ‒ дип җавап видеолар яздырырга куллары вә башка әгъзалары кычытучылар булса, зинһар мәшәкатьләнмәгез. Конкрет кешене күз алдында тотып, гаепле кеше эзләп яздырмадык бу видеоны! Гомуми ситуацияне туры сүз белән тасвирладык. Монда гаеплене эзләү файдасыз. Монда башка яктан, башка трендлар, башка критерийлар белән, башка зәвык белән эш итеп карарга кирәк. Плюрализм булырга тиештер бит инде бу илдә?!» ‒ дип яза Альберт үзенең Инстаграм тасмасында.

Дуслар, видеоны карагач сездә нинди фикерләр туды? Авторлар белән килешәсезме?

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ВИДЕОНЫ КАРАГАНЧЫ БУ ТЕКСТНЫ УКЫГЫЗ! Без тәмам туйдык! Бүгенге көндә бөтен тишектән яңгыраган 3 тиенгә тормаган җырлардан, ул җырларны җыр дип олылап тамашачыга төрткән әртисләрдән туйдык. Бүгенге татар эстрадасы, шоу бизнесы ниндидер гайбәтләр, гивлар, кемнең ат казанган кемнең казанмаганлыгын тикшерүләргә, фаш итүләргә тулып ята. Анда бөтен нәрсә бар, тик иҗат һәм моң гына юк. Әллә 700 әллә 800 җыручылар арасыннан тотып алып тыңларлыклары 20гә туламы икән юкмы... Алары да әле зур шау-шуларга бирелеп китергә генә тора, кеше куян куа дип... Ә чын талант ияләре бар! Әмма алар эстрадага да менми, ат та куып йөрми, аларга әллә ни игътибар да бирмиләр киң даирәләрдә. Татар эстрадасы тирәсеннән ерак китә алмаган журналистлар ул эстраданы тегеләй дә болай да өстерәп карый инде. Күлмәкләрен, акырып җырлауларын мактап, биюләрен, инстаграмдагы кыланмышларын сүгеп тә карыйлар, тик файдасы юк. Файдасы әртисткә генә бар дөресрәге. Тавыш чыгу гел файдага бит аларга хәзер. Өстерәлгән эстраданы селкетеп, бетләрен коеп алыр өчен без бер конкрет ысул уйладык. Аның турында видеода. Хәбәрләрегезне көтеп калабыз. Үпкәләүчән йолдызлар булып, "бу сүзләр миңа төрттереп язылган",- дип җавап видеолар яздырырга куллары вә башка әгъзалары кычытучылар булса, ЗИНҺАР мәшәкатьләнмәгез. Күтем белән дә күрәсе килми ул нәфрәтле җавапларны. Күреп туйган болай да. Конкрет кешене күз алдында тотып, гаепле кеше эзләп яздырмадык бу видеоны! Гомуми ситуацияне туры сүз белән тасвирладык. Монда гаеплене эзләү файдасыз. Монда башка яктан, башка трендлар, башка критерийлар белән, башка зәвык белән эш итеп карарга кирәк. Плюрализм булырга тиештер бит инде бу илдә?!

Публикация от Альберт (@baron_tat)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк