Логотип
Хәбәрләр

Альбина Апанаева декрет ялына китәрме?

Альбина Апанаева белән әңгәмәдән өзек.

Чын дустым», «Китәм, димә», «Син – минем матур кызым» җырлары белән күпләр күңелен яулаган Альбина Апанаева бүген ниләр эшләп ята соң? «Бәби» ялына китәргә җыенмыймы? Дуслар арасында көнчелеккә урын бармы? Әңгәмәдә әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

– Бүген ниләр белән шөгыльләнәсез? Нинди яңалыкларыгыз бар?

– Күптән түгел яңа җырым чыкты. Фәнәвиз Дәүләтбаев белән Гүзәлия иҗат  иткән җыр. Бик җиңел. Тыңлаучыга да, үземә дә җиңел тоелды, беренче тапкыр җырда берни үзгәртмәдек. 12 ел буе эшләгән эш урынымнан киттем. Хәзер вокал дәресләрен башка мәктәптә бирәм. Бу да – ахыргы вакытта тормышымдагы зур үзгәрешләрнең берсе. Интернет заманы бит: вокал буенча онлайн дәресләр уздырам. Мәскәү, Уфа, Киров өлкәсеннән укучыларым бар.  

– Бер интервьюда: «Мине быел декретка җибәрерсез инде», – дигән идегез. Әле ялда түгелме? 

– Юк, әлегә декретка җыенмыйм. 

 Ялгышмасам, кызыгыз Миралия быел укырга керде. Яңа роль – укучы булу ошыймы кызыгызга?

– Ошый. Кайчакларда кире балалар бакчасына кайтасы килгәли инде. Бөтенләй яңа формат, яңа, җитди роль бит. Шулай да, беренче сыйныф – адаптация чоры әле ул. Ияләнер өчен бар шартлар да тудырылган.

Тулырак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк