Логотип
Хәбәрләр

Альбина Апанаева: «Мин – карьерист»

Альбина Апанаева – татар эстрадасында инде егерме елдан артык үз тамашачысын булдырып, халык күңеленә “Чын дустым”, “Син минем нәни кызым”, “Китәм димә” җырлары белән гомерлек сукмак салган җырчы ул.

Альбинаны күпме беләм, шуның кадәр сокланам – ул гел бал корты шикелле. Бер тик тормый, тегендә конкурста катнаша, монда җыр яздырта, үз янына балаларны туплап, сәнгатькә беренче адымнарын атларга ярдәм итә... Аны болай да шәп итеп тантаналы бәйрәмнәр алып баручы буларак белә идек, инде менә ике елдан артык үзенең шәхси вокал мәктәпләре челтәрен булдырып, укытучы-остаз буларак танылу алган. “Альбина Апанаеваның вокал мәктәбе”ндә, әнә, йөзгә якын бала шөгыльләнеп ята икән.

 

 “Иң авыр сынау – әтине югалту”

Альбина Чаллы кызы – гаилә аңа биш яшь вакытта Германиягә күченеп китә, кызчык апасы Лилия, әнисе һәм әтисе белән Германиядәге хәрби шәһәрчектә үсә. Әтисе – хәрби буларак анда биш ел хезмәт итә. Әле Германиядә яшәгән вакытта ук кечкенә кызчык күңелендә хыял бөреләнә – аның җырчы буласы килә. Кире Чаллыга кайтып төпләнүгә, Альбина башта фортепиано классына сәнгать мәктәбенә йөри башлый, бераздан аңа хор да килеп өстәлә. Үз тырышлыгы белән, һәрвакытта дисциплинар кысаларны үтәп, яратып йөри ул анда. Укытучылары да тырыш һәм үҗәт кызны ярата – кемнең кем икәнен чамаламаска соң инде: булганнан бар да була.

Гөрләтеп яшәп, сөенеп укып йөрер урынга гаилә ишеген кайгы шакый шул – Альбинаның әтисе 44 яшен тутырып, йөрәк белән китеп бара. Урамда үзгәртеп кору җилләре искән вакыт – Халидә апа кызларын ничек кирәк алай урам йогынтысыннан саклый. Эш белән, уку белән мәшгуль кызлар әниләренең йөзен кызартмый үзе – беркемнән бернинди начар фикер ишетми әни кеше. Әмма гаилә канатлары каерыла – әтиләрен югалту ачысы йөрәктә әйтеп бетереп булмаслык, төзәлмәслек җәрәхәт ясый.

  • Кешенең иң рәхәт, иң бәхетле вакыты – тулы гаиләдә, пар канатлы булып яшәгән вакытларыдыр, – ди Альбина бүген дә. – Әти арабыздан киткәнче без апам Лилия белән никадәр бәхетле, ваемсыз булганыбызны аңламаганбыз да икән. Бергәләп җитәкләшеп паркларда йөрүләр, иртәнге ашлар ашау, кичен җыелышып утырып, берберебезне бүлә-бүлә яңалыклар белән уртаклашу – менә шушы гади һәм гадәти мизгелләрдә икән ул бәхет! Күңелдә аеруча әти исән чакта яңа ел каршылаулар истә калган – иң бәхетле мизгелем әнә шул чакта булган икән. Иң зур могҗиза да шул – тулы, түгәрәк гаилә, бергәләшеп табын корулар, көлешү-чыркылдашулар. Әти исән вакыт...
  • Ничә ел узса да җөйләнмәгән икән яраларың...
  • Юууук, ул кими дә, юкка да чыга торган яра түгел. Әни белән хәзер дә теләсә нинди сөйләшүебез әтигә килеп тоташа – шулкадәр җитми ул безгә. Әни бик яшьли тол калса да, башка гаилә кормады. Мин Казанга күченеп киткәч, бераздан, миңа терәк булыйм дип, Казанга күченде. Инде менә шактый еллар Казанда миңа һәм Миралиягә терәк булып яши, барысы өчен дә рәхмәт аңа.
  • Әниең сәнгать дөньясына кереп китүеңә каршы булмадымы?
  • Юк, әти дә, әни дә минем кечкенәдән сәхнәгә тартылып үсүемне күрде, бөтен башлангычларымда терәк булды. Әтием дә, бүген ирешкән уңышларымны күрсә бик шат булыр иде. Әле менә яңарак кына “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесе белән бүләкләнгәндә дә: “Эх, әти исән булсын иде дә, шушы шатлыгым белән уртаклашып, түгәрәк табында чәй эчәсе иде”, – дигән уй сызып, йөрәкне әрнетте...

“Минем өчен беренче урында гаилә булды”

  • Син Казан мәдәният һәм сәнгать институтының академик вокал буенча Тамара Абдуллина классын тәмамлаган җырчы. Әмма академик вокал буенча китмәдең. Шундук эстраданы сайлау теләге нәрсә белән бәйле булды?
  • Академик вокалның кирәге чыкмады, мин эстрадага кереп киттем дә, бүген дә эстрада белән генә яшим дип әйтә алмыйм. Мин гомер буена үзем дә укытучы – уку тәмамлауга ук музыка мәктәпләрендә балаларга вокал дәресе алып бардым, менә өченче ел инде үземнең вокал мәктәбен булдырып, өч филиалда балаларга вокал дәресләрен алып барам. Ә заманында эстрада җырчысы булып юл башлавым – контракт белән эшкә чакырдылар, беренче хит булган җырларым барлыкка килде, гастрольләр, концертлар... Шулай тиеш булгандыр – һәм минем бернинди үкенечем юк. Академ вокалдан да ерак китмәдем, эстрадада да үз исемемне булдырдым.
  • Эстрада дөньясына бик тиз балкып кабынган Альбина Апанаева халык күңеленә ачкыч яраткач, хит җырлары халык теленә күчкәч кенә күләгәгә качты димме...
  • Гастрольләргә чыкмый башлавым, бербер артлы җырлар яздырмый, ротацияләргә бирми башлавым 2012 елда кияүгә чыгып, кызым Миралияне табу белән бәйле. Минем көтеп алган әни булу бәхетен тату иде ул – кызымны калдырып, әллә ничәшәр көнгә каядыр чыгып китүләрне күңел кабул итмәде. Беренче тешен дә, беренче адымын да, беренче сүзләрен дә үземнең күрәсемишетәсем килде. Аларны бит кире кайтарып алып булмый! Әйе, бераз күләгәдә дә калынгандыр – әмма җырлар языла тора ул, киң мәйданнарга чыгарырга гына шактый акча таләп ителә.
  • Үртәп алыйм булмаса – кеше әллә ничәшәр бала белән дә җырчы тормышын ташламый бит...
  • Әйе, килешәм. Әмма күп бала белән бер бала да аерыла! Менә Миралиянең иптәше, туганы булса, аларга үзара кызык, аралашырга кеше булыр иде, дим. Ә Миралия берүзе, мин аның берүзен өйдә бикләп чыгып китә алмыйм ич инде. Үзем белән гастрольләргә алган чакларым да булды, әйе, әмма ул инде яшүсмер, хәзер укуы да катлаулана, минем белән чегән кебек тәгәрмәчтә дә йөрисе килми. Шуңа – беренче урынга әни булуымны куям, ә сәхнәдә балку, җырчы булуны “куып тотып” була аны.
  • Инде хәзер шактый вакыт узды, тамашачыга да аерылышуың турында әйтсәк тә буладыр. Рафаэль белән унике елдан соң нигә юллар аерылды?
  • Гаилә таркалу бер көндә, бер мизгелдә булмый инде ул... Һәм ул һәркем өчен үлемгә тиң җан әрнүе. Без аның белән әкренләпәкренләп ерагайдык, гаиләдә мәхәббәт, бер-беребезне аңлау, җылылык, ир белән хатын арасындагы ике генә кеше тоя торган җепләр өзелде. Аерылышуда һәр ике кеше дә гаепле – беребез дә, күрәсең, гаиләне саклап калырга тырышмагандыр. Ә сүнгән учак янында җылы эзләп утырып булмый – ул әйберләрен җыеп чыгып киткәндә минем инде туктатасым килмәде.
  • Бу китап сүзләре белән булды инде... Өченче берәү барлыкка килдеме?
  • Юкюк! Ул да, мин дә гаиләле килеш андый чыш-пыш корып йөри торган кешеләр түгел. Ул тыныч тормыш кешесе, ә миңа бөтенесе менә хәзер һәм тиз кирәк – карашлар кискен аерыла башлагач, бергә яшәү катлауланды... Рафаэль турында бернинди начар фикер, сүз әйтә алмыйм – мин аңа бергә узган еллар өчен бик рәхмәтле, аның кебек әйбәт әти дә юк. Ул хәзер дә Миральканың һәр башлангычы, һәр көне өчен ут йотып тора. Каенанам, каенсеңлем, иремнең туганнары белән дә бик әйбәт мөнәсәбәтләрдә без. Әмма гаилә булып яшәү өчен ике кешенең дә әйбәт булуы гына җитми, ярату-яну да булырга тиеш.
  • Миралия гаилә таркалуны ничек кичерде?
  • Авыр, һаман да авыр кичерә, сиздермәскә генә тырыша. Әмма үскәч аңлар, икебез белән дә яхшы мөгамәләдә калыр дип ышанам.
  • Берүзеңә тормыш көтүләре дә ансат түгелдер.
  • Авыр дип тә зарлана алмыйм. Бөтен теләкләремне, “хотелка”ларымны мин һәрвакыт үзем үтәп яшәдем. Киресенчә, әллә нинди яшерен хыялларым чынга да аша башлады әле...
  • Интригаинтрига...
  • Әллә ни интрига юк үзе (көлешәбез). Мисалга, минем шәхси студиямне ачасым килә иде – финанс мөмкинлек булмады. Аерылышкач, бөртекләпбөртекләп аны башкарып чыктым. Янымдагы уңай энергияле хатын-кыз иптәшләремә зур рәхмәт – алар миңа колоссаль төстә ярдәм итте! Кеше йөрерме инде моңа, берәр ай эшли алырмынмы, дип борчылган идем – хәзер инде студиям Казанның өч җирендә эшләп килә. Йөзгә якын бала Альбина Апанаева вокал үзәгендә шөгыльләнә. Ул студияләрдә бию түгәрәкләре дә эшли, башка вокал укытучылары да килә. Икенче бер яшерен хыялым – тәрбияче буласым килә иде. Үземнең студия нигезендә лагерьлар уздыра башлагач, мин тәрбияче дә булдым – язгы, көзге каникул лагерьларыннан тыш, без Кара диңгез ярына да барып лагерьларда ял итеп кайтабыз.
  • Хәзер җавап бир инде алайса – син гаилә кешесеме, карьеристкамы? (рәхәтләнеп көлешәбез)
  • Мин карьеристка. Башта миңа шәхес булу мөһим, аннан мин әни, хатынкыз. Әмма ялгыз каласым килми – башымны иңенә куеп, бөтен дөнья мәшәкатен оныттырырлык ир канаты белән, тулы канлы гаилә корырмын, дип уйлыйм. Минем әле Миралиягә иптәш булырлык бер малай да табып үстерәсем килә!

Яшьнәп яшәр чагым

  • Студиядә шөгыльләнгән шәкертләреңнең уңышлары шактый дип беләм, остазлары Альбина Апанаева да быел “Ел хатынкызы – мәдәният һәм рухият” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Котлыйбыз! 45 яшьлек юбилееңа бүләкләр килә башлады!
  • Әле минем “Чын дустым” дип аталган җырым интернет киңлекләрендә тыңлау буенча бәйсез конкурста җиңеп чыкты. Анысы да бер сөенеч булды, җиңүләремә өстәлде. “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” күкрәк тамгасын алу да, “Ел хатынкызы” булу да көтмәгән шатлык булды. Рәхмәт!
  • Альбинаны җиләк чагы – 45 яше белән котлап, яңа җырлар белән сәхнә шаулатулар телик тә, финал сорауны бирик әле – үзеңәүзең ниләр теләр идең?
  • Һәр бөреләнгән хыялның чынга ашу шатлыгын. Үз кешемне очрату бәхетен. Кызымның бөхетле булуын күреп, җан тынычлыгы кичерү. Елмаю, яшьнәү, курыкмау, яңа иҗат үрләре. Шул гына!

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

Фотолар Альбина Апанаеваның шәхси архивыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021