Логотип
Хәбәрләр

Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-бәйгесе җиңүчеләре билгеле

24 октябрь Камал театрының Көнчыгыш залында Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-бәйгесе җиңүчеләре гала-концерты узды.

Чараның гала-концерт өлеше башланыр алдыннан Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым матбугат чаралары белән күрешеп, фестиваль-бәйге турында уй-фикерләре белән уртаклашты: 

«Безнең конкурс башка конкурслар кебек түгел, дип ышанам. Чөнки бездә шундый кызык номинацияләр бар – вокал дисеңме, нәфис сүз һәм хореография. Хореографиядә халык биюләре генә түгел, яңа юнәлешләр дә бар. Төрле-төрле номинацияләрдә катнашучылар саны 1000гә тулыр өчен 1-2 кеше генә калды. Шул 1000гә якын катнашучыдан башта 500 кеше, аннары 143 кешене калдырдык. Сайлап алу бик җитди узды, үзебезгә дә авыр булды. Җырчыларны 1 атна тыңладык. Биючеләрне карап 1 көн үтте. Матур сөйли торган малайлар-кызлар килде. Хәзер безнең гала-концерт була, мин бераз дулкынланам». 

 

Гала-концертны Айзилә Батырханова, Әминә Әхмәтҗанова һәм Әмир Исрафилов алып барды. 

«Тиңсез сандугачыбыз Әлфия Авзалова иҗатына багышланган, аның мирасын саклауны максат итеп куйган конкурс республикадан, Россия төбәкләреннән, чит илдән килгән яшь, талантлы катнашучыларны барлый. Конкурс халык җыры, эстрада җыры башкару, хореография, вокаль ансамбль, нәфис сүз номинацияләре буенча үткәрелә. Һәм бу юкка гына түгел, чөнки Әлфия апа Авзалова сәнгатебезнең әлеге юнәлешләрен үстерүдә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән» сүзләре белән Айзилә Батырханова гала-концертны ачык дип игълан итте. 

Концертта төрле яшьтәге катнашучылар гына түгел, ә алдагы елларда шушы бәйгедә катнашып лауреат булган профессиональ җырчылар да чыгыш ясады. Алмас Хөсәенов белән Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова дуэты әле яңа гына сәхнәгә аяк баскан «ямь-яшел» башкаручыларга үзенә күрә үрнәк чыгыш ясау кебек тә кабул итәргә була иде. Башкару осталыгы, сәхнәдә үзеңне иркен тоту, җырның аһәңен югалтмыйча тыңлаучыларга җиткерү – боларның барысы да алда искә алынган ике җырчы тарафыннан югары дәрәҗәдә эшләнде. 

Чыгыш ясаучылар арасында күренекле җырчыбыз Әлфия Авзалованың туган ягы Актаныштан ук килгән «Тамчы» вокаль ансамбле дә бар иде. Җырлы номерлар нәфис сүз һәм бию белән үрелеп барды. Концертта татарча җырлар гына башкарылмыйча, Әлфия Авзалованың дөньяның 14 телендә җырлавын искәртеп, кытайча, үзбәкчә һәм әзербәйҗан телләрендә җырлар да яңгырады. 

Кичә дәвамында яңгыраган җырларга гына күз салсак та, бу бәйгенең мөһимлеген аңлыйсың. Чөнки концертта күпләр тарафыннан еш җырланучы җырлар белән беррәттән азрак башкарылучы, хәтта халык оныта башлаган әсәрләр дә яңгырады. 

Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-бәйгесенең гран-при ияләре быел икәү булды. Аларның берсе Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының яшь артисты Инсаф Хидиятуллин, икенчесе инде күп бәйгеләрдә җиңеп кенә калмыйча, республикакүләм уздырылучы дәүләт чараларында чыгыш ясап халык мәхәббәтен яулаган Рөстәм Хөсәенов булды. 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгегә озын гомер телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021