Логотип
Хәбәрләр

Алинә Сафиуллина: «Шулкадәр авырмы әллә өйдә утырырга?!»

Коронавирус аркасында кертелгән карантин вакытында урамга чыгуны тыярга киңәш итәләр. Әмма кайбер кешеләр әлеге киңәшләргә җитди карамыйлар. Җырчы Алинә Сафиуллина инстаграмындагы соңгы язмасын әлеге җавапсыз кешеләргә  багышлаган.

«Хәерле булсын кичләрегез! Ник шулкадәр авырмени ул өйдә утырып торырга? Шулкадәр авырмы балаңы телсә кая йөртмәскә? Студент малайлар! Ник чыгып китәләр теләсә кая? Ул әти-әни сүзен тыңламаслык булгач, ник алар алып биргән машинада жилдерә? Авылдашлар, шулкадәр яратмыйсызмени соң сез әти- әниләрегезне? Ирләрегезне? Хатыннарыгызны? Тормышны, ахыр чиктә?! Ул маңка малай ник бер дә сүз тыңлый торган түгелме әллә?» – дип мөрәҗәгать итә Алинә укучыларына. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк