Логотип
Хәбәрләр

Алинә Заһитовага каты эләккән...

Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың затлы тун киеп төшкән фотолары таралганнан соң, киңкүләм мәгълүмат чараларында төрле фикерле материаллар басылды. Аларның кайберләрендә Алинәгә 650 мең сумлык затлы тун киеп төшүе өчен «эләкте». 

«Бахыр җәнлекләр», – дип тә яза кайбер русиялеләр.

Тик японнар күптән Алинә Заһитованы ярата, ул берничә тапкыр бу илдә булган, хәтта үзенә акита-ину токымлы эт тә алып кайткан. Алар спортчыны бу очракта тәнкыйтьләү – ахмаклык, тунның кибеттән сатып алынган булуын һәм гомумән, аның бернинди гаебе юклыгын билгели.

«Болан тиреләреннән кием кигән эскимосларны да тәнкыйтьләргә кирәкме?» – дип гаҗәпләнә кайберәүләр.

Күп кенә социаль челтәрләрдән кулланучылар «Русия – салкын төньяк ил һәм анда тире киемнәреннән башка булмый», дип тә яза.

«Алинәнең монда гаебе юк! Аның менә дигән эте бар, ул аны назлап, яратып тәрбияли».

«Ничек инде Русия мехсыз булсын? Ә аның беренче символы – колаклы бүрекне кая куябыз?»

«Заһитова – искиткеч гүзәл!» – дип яза социаль челтәрләрдән кулланучылар.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк