Логотип
Хәбәрләр

Алия белән Ришат бәби үстерә диләр...

Алия Карачуринаның бу фотосы Ришат Төхвәтуллин иҗатын яратучыларны да дулкынланырга мәҗбүр иткән.

Алия Карачуринаның бу фотосы Ришат Төхвәтуллин иҗатын яратучыларны да дулкынланырга мәҗбүр иткән.

Яшьләрнең бер-берсенә булган җылы хисләре инде беркемгә дә сер түгел бугай.

Алия үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәби тотып төшкән фотосын куеп, «Җәйнең беренче көне белән, дуслар! Балаларны яклау көне белән тәбрик итәбез. Күтәренке кәеф, җан тынычлыгы! Балаларыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсын, сезне бары тик сөендереп кенә торсыннар. Барлык балаларга якты, матур киләчәк, күңелле балачак теләп калабыз. Тьфу, диеп карагыз, күз тидерә күрмәгез», – дип язып та куюы аларның Ришат белән бәби үстерүләренә ишарә түгелме икән дигән фикер калдыра.

Әлеге фото Ришат Төхвәтуллин аккаунтында да күренгәч, бу фикер белән күпләр килешергә әзер.

«Ришат, матурым, качып кына бәби үстереп ятасыз мәллә», «үзеңнеке белән төшәргә вакыт», «бу Алиянең баласымы, ире кем?», «үзеңә вакыт бала сөяргә, Алиякәй!» «Исанлек, матурлык, озын гомер, шатлыкта яшәп, бәхетле булып үссен нәниегез, үзегезгә пар канатлар Ришат белан Ходаем, күзләр тимәсен сезгә, моңлы җырлар белән безне шатландырыгыз, сез матур, яшь парлар», – дип яза әбүнәчеләр.

Чыганак: Кызыл таң

Матур фото! Өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк