Алия Карачурина: «Ниһаять, язарга булдым»

25 февраль көнне Казанда яшь җырчы Алия Карачуринаның тәүге концерты булды. Ниһаять, Алия үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Ниһаять, язарга булдым... Хөрмәтле, яраткан тамашачыларым, минем иҗатыма битараф булмаган тыңлаучыларым! Бу ике көн гомеремдә минем өчен иң матур, иң якты һәм иң истәлекле көннәренең берсе булып калыр. Мин бәхетле. Чөнки мин Татарстанның һәм Башкортстанның иң танылган һәм профессионал төркемнәренең берсендә ‒ Ришат Төхватуллин төркемендә эшлим! Кайчандыр шушы төркемгә килеп эләгүем, сәхнә тәҗрибәсен туплау өчен язмышыма рәхмәтлемен! Концертта катнашкан һәм сәхнә артында булышкан барлык катнашучыларга рәхмәтләремне белдерәм! Зур рәхмәт директорыбызга, Сюмбик сиңа, төркемдәшләремә! Һәрберсенә! Матурлаган кешеләремә. Иң зур рәхмәтем сиңа, Ришат. Син булмасаң, бернәрсәдә булмас  һәм килеп тә чыкмас иде», дип яза Алия.

Котлыйбыз сине, Алия!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
867
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Әнвәр Нургалиев: «Әйе, әнидә коронавирус таптылар»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Өйдән чыгар өчен СМС-пропускны ничек алырга?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы