Логотип
Хәбәрләр

Алия Карачурина турында кызыклы фактлар

Яшь җырчы Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлый. Ул үзенең 25 февральдә үтәчәк сольный концертына әзерләнә, ни генә дисәң дә аның да үз тамашачысы барлыкка килде.

Алия безне бераз булса да үзенә якынайтып, үзе турында берничә факт белән уртаклашты:

-         еш кына үпкәли, ләкин тиз суына (үзе бу сыйфатын бер дә яратмый);

-         пешкән кукуруз яратмый, бигрәк тә аның исен;

-         ашарга пешерергә ярата;

-         берьюлы берничә эшкә тотына;

-         брекетлар кигән;

-         мәктәптә укыганда чәчләрен кара кызыл төскә буяган, шуңа аны Рианна дип йөртә башлаганнар;

-         хайваннарны үлеп ярата;

-         ак розалар ярата;

-         мәктәп елларында малайлар белән counter strike уенын уйнарга яраткан.

Шулай ук ул комментарийларда үзе турындагы фактлар белән дә уртаклашуны сораган. Комментарийларда язганнарынча, Алия сөтле аш, итле карабодай, тозлы кыяр ярата икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк