Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаянов: «Бөтен планнар чәлпәрәмә килде!»

«Менә без туйлар уздырып җир җимертеп эшләргә ябышкач кына шулай булып куйды бит, әй! Бөтен планнар чәлпәрәмә килде!» ‒ дип уйлап утыра идем беркөн.

«Мин өйләнгәч төннәр кыскарды» дигән халык сүзләре искә төшә.

Бүгенге көндә дөньяда барган вәзгыять тә күпләрне шундый уйларга этәргәндер, мөгаен. Ни өчен безнең заманда, мин яхшы эш тапкач кына, тормышлар көйләнгәч кенә...һ.б.

Ай буе өйдә утыра башласаң әле ниләр генә уйламассың! Популяр артист, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов та бу темадан читтә калмаган. «Менә без туйлар уздырып җир җимертеп эшләргә ябышкач кына шулай булып куйды бит, әй! Бөтен планнар чәлпәрәмә килде!» ‒ дип уйлап утыра идем беркөн. Ииии мәйтәм, синдә генә булган инде план! Сезнең арада да бардыр инде планнары җимерелүчеләр! Мин укып бетергәч кенә... Мине кияүгә алучы табылгач кына... Мин концертлар куя башлагач кынааа.... Мин пенсиягә чыккач кынааа... Мин загранка ясаткач кынааа... диючеләр күп бит инде» (текст төзәтелмәде ‒ А.Г.), ‒ дип инстадусларына мөрәҗәгать итә Алмаз.

Я, кемдә ниләр бар тагын? Зарланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк