Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаянов: «Иҗат белән тормышны алып барып булмый...»

Иҗат белән тормышны алып барып булган вакытларда андый тәкъдимнәрне укып та тормый идем. Чөнки, ошамый иде калган артистларның ул кәсепләре. Һаман да ошамый, ләкин, бүгенгесе көндә бәйләнерлек урын юк.

Популяр артистлар арасында реклама ысулы белән акча эшләүчеләр шактый. Дөресрәге, аның өчен артист булу да кирәк түгел күп вакыт, бары тик кесә телефоны, Инстаграм һәм... меңләгән язылучылар, әлбәттә.

 

Нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов үзе Инстаграмда реклама ясауга уңай карашта булмаса да, соңгы арадагы вәзгыять артистны ирексездән бу юлга алып кереп киткән.

 

«Рекламалар куя башлаганны сизгәнсездер. Иҗат белән тормышны алып барып булган вакытларда андый тәкъдимнәрне укып та тормый идем. Чөнки, ошамый иде калган артистларның ул кәсепләре. Һаман да ошамый, ләкин, бүгенгесе көндә бәйләнерлек урын юк. Ә сез тыныч кабул иттегез, шаян хатлар да яздыгыз әле! Бары тик ике генә тискәрерәк хат бар иде, аралаша торгач алары да уңайлыланды. Дөньялар җайланып, концертлар башланганчы сабыр итик инде!» – дип яза Алмаз Инстаграм тасмасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк