Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаянов: «Озаграк акаеп тора алсаң, уңышлы чыгуың бар»

Хәзерге заманда фотога төшү-төшерүнең бернинди авырлыгы юк. Без кечкенә чакта бу башкачарак иде. Фотоаппаратка махсус пленка куясың, төшергәч тә янә кайтып карап булмый, күзең йомылганмы, кемдер сыймый калганмы, барысын да пленканы «проявить» иткәч кенә белеп була. Бу хакта Алмаз Мирзаянов та язып чыккан.

Хәзерге заманда фотога төшү-төшерүнең бернинди авырлыгы юк. Без кечкенә чакта бу башкачарак иде. Фотоаппаратка махсус пленка куясың, төшергәч тә янә кайтып карап булмый, күзең йомылганмы, кемдер сыймый калганмы, барысын да пленканы «проявить» иткәч кенә белеп була. Бу хакта Алмаз Мирзаянов та язып чыккан.

«Хәзер генә ул тоттың да төшердең! Хәтерлиим, әле минем яшь чак иде, Зөлфирәмнең тәпи киткән чаклары булгандыр, менә шушындыйрак фотоаппаратлар бар иде! Аннан элегрәк тагын да башка төрлеләре булгандыр, мин үзем күргәнне сөйлим, кызма әле син! Пленкага акча җыеп, Мөслимгә баргач кына алып кайтышлы. Һәр кадр чутта, хәзерге сымак кыланышлы түгел, янәсе «күдемне йомганмын» дип киредән кырык кадр ясау юк инде. Максимально киңрәк һәм озаграк акаеп тора алсаң фотода уңышлы чыгуың бар. Арттырыбрак та җибәрдем бугай инде, но хаклык юк түгел! Пленка беткәч, кирегә мотать итәргә кирәк обязательно! Шулай итмичә күпме пленка янды, күпме бәхетсез йомык күзен күрә алмады! Тагын бераз су өстәдем инде, ярар! Ну бар бит инде бөтен фотода йомык күз белән чыгучылар, бар! Әле бөтенләй йомык та түгел, партизан кебек. Кайбер кешенең йоклаганда да шулай ул, әйеме! Ярый, пленканы почтага илтеп бирәсең, аны сарылы аклы кодак конвертына салып алып китәләр дә, пичәтләп алып кайталар! Дулкынлана-дулкынлана конвертны ачасың, көтелгән фотоларны карыйсың, беренче ике кадр бер-берсенең өстенә атланган була иде нигәдер, жәл булса да калганнарын карап куанасың, кабатланмас мизгелне мәңгеләштерә алуыңа шатланасың! Фото темасына уйларым күп, Алла бирса, яңа программада бу темага аерым урын бирәсе килә!»

Сез хәтерлисезме ул заманны?

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәзер генә ул тоттың да төшердең! ? Хәтерлиим, әле минем җәш чак иде, Зөлфирәмнең тәпи киткән чаклары булгандыр, менә шушындыйрак фотоаппаратлар бар иде! Аннан элегрәк тагын да башка төрлеләре булгандыр, мин үзем күргәнне сөйлим, кызма әле син! ? Пленкага акча җыеп, Мөслимгә баргач кына алып кайтышлы. Һәр кадр чутта, хәзерге сымак кыланышлы түгел, янәсе "күдемне йомганмын" дип киредән кырык кадр ясау җук инде☠️ Максимально киңрәк һәм озаграк акаеп тора алсаң фотода уңышлы чыгуың бар ? Арттырыбрак та җибәрдем бугай инде, но хаклык юк түгел! Пленка беткәч, кирегә мотать итергә кирәк обязательно! Шулай итмичә күпме пленка янды, күпме бәхетсез йомык күзен күрә алмады! Тагын бераз су өстәдем инде, ярар! Ну бар бит инде бөтен фотода йомык күз белән чыгучылар, баар! Әле вищ йомык та түгел, партизан кебек. Кайбер кешенең йоклаганда да шулай ул, әйме! ? Ярый, пленканы почтага илтеп бирәсең, аны сарылы аклы кодак конвертына салып алып китәләр дә, пичәтләп алып кайталар!! Дулкынлана - дулкынлана конвертны ачасың, көтелгән фотоларны карыйсың, беренче ике кадр бер-берсенең өстенә атланган була иде нигәдер, жәл булса да калганнарын карап куанасың, кабатланмас мизгелне мәңгеләштерә алуыңа шатланасың! Фото темасына уйларым күп, Алла бирса, яңа программада бу темага аерым урын бирәсе килә! Йомгаклау өчен шигыре дә бар! ⚜️⚜️⚜️⚜️⚜️⚜️⚜️ Кем уйлаган, сүрәткә төшкәндә, Шушы гади генә мизгелне Сагынырмын диеп, истәлекләр Моңландырыр диеп, күңелне. Кем уйлаган, шул сүрәтне алып Караганда яшьләр тамасын... Кем уйлаган, гүзәл яшьлегеңнең Шул рәсемдә генә каласын. Кем уйлаган, еллар узган саен Бәяләрен аның артасын. Кем уйлаган, үткән яшьлегеңнең Хыялыңда гына кайтасын. Кем уйлаган, сүрәт төшкән чакта, Гомерләрнең бик тиз узасын. Кем уйлаган, иске рәсем кебек Сүрәт хуҗасының тузасын... Физәлия Дәүләтгәрәева ⚜️⚜️⚜️⚜️⚜️⚜️⚜️ #якынайтыпкараиндетегетишекне

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк