Логотип
Хәбәрләр

Алмаз Мирзаянов: «Вәт эләкте Зөлфирәмнән!»

Россия телеканалларында бертуктаусыз коронавирус турында сөйлиләр. Шөкер, бу куркыныч чир безнең якларга килеп җитмәде. Әмма безнең эстрада артистларының үз «вирус»ы бар бугай. Уйламаганда-көтмәгәндә әллә кайлардан килеп чыгып, әзмәвердәй ир-егетләрне дә аяктан ега бит, чукынчык!

Популяр алып баручы Алмаз Мирзаянов та шушындый «корбаннар» рәтенә эләккән.

«Аңламый да калдым. Именно Казан концерты көнне иртәнге 6да ук градусникның теге тинтәк шкаласы 39 нчы катка менеп киткән! Вәт эләкте аңа Зөлфирәмнән! Башта дарулар белән, аннары бөтен халыкларның «народный» ысуллары белән, аннары (кызганычка каршы) үзенең фантазиясе дә уянып җитешеп яңа төрле ысуллар белән нидер ышкыды, сиптерде, төрде, сүтте, ул арада плитәдә ниндидер кайнатмалар ясап эчерде. Кыскасы, Малышева белән Герман Шаевич карап торсалар, теге Маша и Медведь мүлтиендәге бүреләр кебек очкылык тота башлаган булырлар иде!

Ятам төренеп, тиздән күбәләк буласы теге куркыныч нәрсә бар бит әле, шуның сыман! Моны күргән теге тинтәк шкала, кинода обойга төрелгән Федя абый шикелле «МАМА» дип кычкырып, цокольный этажга ук төшеп китте. Шулай бер менеп, бер төшеп азапланды ике көн. Ничек итсәк иттек, концертларны башкарып чыктык! Минем тарафтан китек өлешләр булса, гафу үтенәм! Ике көндә дә басып кул чаптыгыз, еладыгыз, көлдегез, зур рәхмәт сезгә!»

Алмазның сәламәт булуын телибез. Артист халкына авырырга ярамый, аларны тамашачы концертларда көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк