Логотип
Хәбәрләр

«Ашаган белми, тураган белә»: Алмаз Мирзаяновны нәрсәдә гаеплиләр?

Алмаз Мирзаяновны гаделлекне яратучы артист буларак беләләр. Шуңа да ул ялган, кешегә зыян салучы сүзләрне кабул итми. Чит кешедән нахак сүзләр ишетү – бер, ә авылдашлардан начар сүзләрне уку тагын да авыррак.

Алмаз Мирзаяновны гаделлекне яратучы артист буларак беләләр. Шуңа да ул ялган, кешегә зыян салучы сүзләрне кабул итми. Чит кешедән нахак сүзләр ишетү – бер, ә авылдашлардан начар сүзләрне уку тагын да авыррак.

Шушы көннәрдә генә җырчыны туган авылында бернинди дә бәйрәмнәр, чаралар, аеруча Сабантуйлар уздырмаганга гаепләделәр. Белүебезчә, ул сүзләрне язучы ханым – артистның якташы. Ләкин Алмаз югалып калмый, бу ялган сүзләргә җавап кайтара.

«Зуррак сәхнәгә беренче адымнарымны ясаган вакыттан ук авылда бәйрәмнәр оештырдым! Беренче елны клуб каршындагы мәйданчыкта, аннары артистлар җыелышып сабантуй мәйданында Камаз арбасын сәхнә итеп зуур концерт куйдык! Хәтта юри утны аерулары да, юктан сугыш чыгарулары да тагын бәйрәм оештырасы килү теләген бетермәде! 30 яшьлегемә меңләгән тамашачыга, 3 автобус популяр артистлар кайтып тамаша күрсәттеләр! Бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем! Кыек сүзләр дә булды, ишетмәскә тырыштым! Ел саен уздырып була торган мероприятие түгел ул! Бигрәк тә җирлекнең җитәкчелеге һәм хәллерәк кешеләр Әйдә Алмаз эшлик әле дип тормаганда! Мин аларны хәзер бик яхшы аңлыйм. Күпме генә яхшы булсын дип тырышсаң да, барыбер бер буклы сыер бөтенесен боза икән ул. Киләсе елга 35 яшьлекне тагын да шәбрәк итеп уздырырга дигән уйларым бер мизгелдә юкка чыкты! Быел, Аллаһ боерса, әйткән нәзеремне үтәп, әниемнең туган авылында авылдашлар, туганнар җыены ясап алсам, шул җитәр.

Рәхмәт сезгә, Ялалова Раилә! Зурладыгыз! Миңа бөтен кеше алдында нахак яла яккансыз икән, җавапны да бөтенесе дә күрсен! Тик аңа карата начар сүз язмавыгызны үтенәм, якташ бит все таки!» – дип яза ул.

Артистны дуслары һәм инстачылар хупладылар.

«Яздым-яздым да сыздым... Сүгенмичә аңлатып булмый икән... Чөнки авылыма бәйрәм ясыйм дип янып йөрүләреңне әле дә хәтерлим, Алмаз!» – дигән Илсөя Бәдретдинова.

«Мин сине бик яхшы аңлыйм, улым. «Ашаган белми, тураган белә» дигәннәр борынгылар. Кешегә йөз тапкыр яхшылый эшләп, бер тапкыр эшләмәсәң, иң начар кеше булып каласың – монысын да халык бик дөрес әйткән», – дип кушыла җырчының әнисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк