Логотип
Хәбәрләр

Һава торышы бозылганга, эшкә соңга калучыларны шелтәләмәскә тәкъдим иттеләр

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт башлыгы Иван Шкловец начар һава торышы аркасында эшкә соңга калуны нигезле сәбәп дип атады. Аның буенча эш бирүченең хе...

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт башлыгы Иван Шкловец начар һава торышы аркасында эшкә соңга калуны нигезле сәбәп дип атады. Аның буенча эш бирүченең хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тартырга хакы юк, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Нигезле сәбәпләр булмый торып, эшкә соңга калу дисциплинар гаеп буларак бәяләнә һәм дисциплинар җәза куллануга китерү ихтималы бар.  Эш бирүчеләргә мондый очракларда нигезле сәбәпләрне исәпкә алырга кирәк. Боларга, шул исәптән, начар һава шартлары һәм транспорт эшендәге өзеклекләр керә ала», - дип ачыклык кертте Шкловец.

Узган атнадан башлап Россиядә рекордлы явым-төшемнәр күзәтелә. Аерым алганда, Казанда 4 февральдән 5сенә каршы төндә һәм 5 февраль иртәсендә бер айлык күләмдә кар яуган. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе Казанда «Буран» планын игълан итте. 6 февральгә каршы төндә Казан урамнарына 509 берәмлек махсус техника һәм 79 юл эшчесе чыкты.
  

татар-информ

Фото: архив tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк