Авыр хәлдә ятучы җырчы МакSим турында яңа хәбәрләр барлыкка килде

МакSим Казандагы бер чыгышыннан соң хастаханәгә эләккән иде. Ике яклы пневмония белән ул Мәскәүдәге бер шәхси клиникада дәвалана, дип яза Лента ру, StarHit ка сылтама белән. Клиникадагы вип-палатада ике атна дәвалану җырчыга 1 млн сумга төшкән.
«МакSимның анда авыр хәлдә ятуын беләбез. «Коронавирусмы?» дип сорыйбыз. «Бәлки, коронавирус та түгелдер» диләр. Алайса нәрсә икән?» – дип сөйләгән клиникада эшләүчеләр.
Җырчы хастаханәгә эләгергә берничә көн кала туган көнен уздырган. Шулай ук үзенең сәнгать мәктәбен дә ачкан. Үзен начар хис итә башлагач та, коронавируска анализ тапшырган. Ул тискәре нәтиҗә күрсәткән һәм МакSим Казанда чыгыш ясарга булган.
16 июньдә аны хастаханәгә салганнар. Ясалма комага кертеп, ИВЛ аппаратына тоташтырганнар.
Чыганак: Шәһри Казан
Фото: @maksimartist
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте