Логотип
Хәбәрләр

«Авырлыклар вакытлыча гына бирелә»

Еллар узган саен, фикерләр дә үзгәрә икән бит ул. Әнә кичә генә бөтен булган интервьюларның күбесен актарып укып чыктым. Кыю фикерләрем дә, тузга язмаганнарын да очраттым.

Еллар узган саен, фикерләр дә үзгәрә икән бит ул. Әнә кичә генә бөтен булган интервьюларның күбесен актарып укып чыктым. Кыю фикерләрем дә, тузга язмаганнарын да очраттым. Көлеп тә җибәрдем, моңсуланып та куйдым... Һәр адым, һәр көн, һәр танышу, гашыйк булу, үпкәләү, ялгышу, алдану, елау, көлү, сыкрау, егылу, каты итеп егылу, авыру, савыгу, аерылу, кавышу һәм башка биииик күп вакыйгалар безне яшәргә өйрәтә, акылга утырта... Үзгәртә безне әнә шул, без вак-төяк дип санаган вакыйгалар... Дөнья үзгәрә дибез, ә бәлки без үзебез үзгәрәбездер?.. Вакыйгаларга төрлечә карап була.. Кемдер сары чәчәкне сагыш ди, ә кемдер аны ачык сары матур төсле чәчкә дип яратып карый, кемдер килгән яңгырдан курка, кәефе төшә, ә кемдер яланаяк, шаркылдап көлеп, яңгыр тамчыларыннан ләзәтләнә, аңа яңгыр астында рәхәәәәт... Һәр ситуациягә уңай яктан карап яшәү, минемчә, бәхет ишегенең пин коды... Минем белән булган һәр вакыйгага мин рәхмәтле, һәр сынавы өчен Ходайга рәхмәтле мин... Һәр мизгелнең кадерен белик якыннарым... Дөнья матур, дөнья киң. Барчабызга да урын житә, миңа язылганны миннән башка беркем үтә алмый, сезнекен дә беркем үтми... Позитив уйлар күбрәк булсын иде, мин һәр кешегә шуны телим. Матур тормышны без үзебез төзибез. Ә авырлыклар, сынаулар алар вакытлыча гына бирелә... Дөрес итеп, туры юлдан үтсәң бәхет ишеген ачасың, юк икән дальше эзлисең инде... Һәр нәрсә безнең үзебездән тора... Яратам сезне, чын күнелемнән сезгә яратам дим, әйтәсем килә бу сүзне, йөрәгем шулай куша», дип фикер йөртә җырчы Иркә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк