Логотип
Хәбәрләр

«Аякка басып булмый...» – Әнвәр Нургалиев халыкны борчуга салды

Артистларны шундый тыгыз гастрольләр тормышына ничек чыдыйлар икән, дисезме? Алар да машина түгел, андый графикка эстрада артистларының сәламәтлеге дә чыдамый.

Артистларны шундый тыгыз гастрольләр тормышына ничек чыдыйлар икән, дисезме? Алар да машина түгел, андый графикка эстрада артистларының сәламәтлеге дә чыдамый. Күптән түгел Илсөя Бәдретдинованың хастаханәгә эләгүе хакында язган идек, ә бүген исә популяр җырчы Әнвәр Нургалиев та тамашачыларын куркуга салды. Кинәт сәламәтлеге какшаган артист тамашачыларыннан концертны күчерергә мәҗбүр булуы өчен гафу үтенә.

«Хәерле көн, дусларым! Янаул, сезнең алдыгызда гафу үтенәм, кызганычка каршы концертны күчерергә туры килә, иртән машинага утырганда ялгыш басып, билемне кузгаттым, аякка басып булмый, бүген больницага салалар. Нишләтәсең, бәла аяк астында. Кызганычка каршы әлегә шундый чор бара, Алла Бирса бергәләп җиңеп чыгарбыз», – дип ышандыра тамашачыларын Әнвәр Нургалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк