Логотип
Хәбәрләр

«Аяз көнне яшен суккан кебек, кисәк кенә китеп бардың син...»

Бүген легендар шәхесебез Хәмдүнә Тимергаливага 72 яшь тулган булыр иде. Аңа багышланган шигырьне урнаштырырга булдык.

Бүген легендар шәхесебез Хәмдүнә Тимергаливага 72 яшь тулган булыр иде. Аңа багышланган шигырьне урнаштырырга булдык.

Рухы шат, урыны оҗмах түрләрендә булсын.

СИН ХАЛКЫМНЫ КАБАТ ЕЛАТТЫҢ 

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә тимергалиева истәлегенә 

Аяз көнне яшен суккан кебек, 
Кисәк кенә китеп бардың син. 
Хәмдүнәдән башка ничек яшәр 
Бөек халкым диеп уйлыйм мин. 
 
Әлфия апа китте, бер еладык, 
Илһам абый кабат елатты. 
Татар-башкорт халкы аңа кадәр 
Яп-яшь Хәниясен югалтты. 
 
Әлфия апа, Илһам абый кебек 
Син дә күрдең тормыш газабын. 
Гомер көзен тоташтырган юлның 
Күрә алмый киттең азагын. 
 
«Рәнҗеттеләр мине, елаттылар, 
Дустан күбрәк булды дошманнар. 
Ә күтәрде мине бөек халкым, 
Аптырады шуңа куштаннар». 
 
Шулай диеп әйтә идегез бит 
Үткәннәрне искә алганда. 
Ничек түзәр инде газиз халкым, 
Каберләргә сине салганда? 
 
Күпләр шыңшый сиздермичә генә, 
Чыккан яшьләр күзне кытыклый. 
Аксын әйдә, аксын бүген яшьләр, 
Күз яшеннән битләр тутыкмый. 
 
«Якты елга» ларың синсез агар, 
«Сары чәчәк»ләрне кем өзәр. 
Галиләргә кемнәр барыр икән, 
«Ялгыз көймә»ләрдә кем йөзәр? 

«Чияле тау» синсез калды инде, 
«Соңгы шәм»не кемнәр кабызыр. 
«Җомга»ларны кемнәр сузар хәзер, 
Күз яшьләрен кемнәр агызыр? 

Фәһим Бикмиев, 

Саба районы Төбәк авылы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк