Логотип
Хәбәрләр

Айдар Галимов: «Мин бик бәхетле кеше!»

ТР һәм БР халык артисты Айдар Галимовтан сөенечле хәбәр: аның әнисенә бүген 80 яшь. Әлеге хәбәр белән артист инстаграм сәхифәсе аша уртаклаша.

ТР һәм БР халык артисты Айдар Галимовтан сөенечле хәбәр: аның әнисенә бүген 80 яшь. Әлеге хәбәр белән артист инстаграм сәхифәсе аша уртаклаша.

«Мин бик бәхетле кеше! Шушы көннәргә кадәр мин «улым», дип дәшкән тавышны, иңнәремә кагылган кулларны, аналарга гына хас сөю тулы күз карашын тоям. Иҗат юлымда да минем иң гадел тәнкыйтьчем – әнием. Җыр тексты булсынмы, концерт программасымы, аның һәрнәрсәгә үз бәясе, үз киңәше бар. Һәм мин, әлбәттә, кәдерле кешемнең һәр әйткән сүзенә колак салырга тырышам...», – шушы эчкерсез сүзләр белән җырчы әнисен котлый.

Котлауларга кушылып, «Сәхнә» журналының редакциясе Айдар Галимовның әнисен гомер бәйрәме белән котлый! Якын кешеләрегезне озак еллар сөендерергә язсын, сау-сәламәт булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айдар чынлап бахетле кеше. Котлыйм сезне, сау - исен геня булыгыз.