Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Хәернасова: “Бәхет өчен күп кирәкми”

Миңа: “Сезнең тавышыгыз Винера Ганиеваныкына охшаган, сез анда укыдыгызмы?” - диләр. Моннан беркайчан да качып булмый. Чөнки күп нәрсәне укытучыдан аласың. Салават абыйның укучылары да шулай бит. Һәр башкаручының “үземнеке” дигән стиле, тембры булырга тиеш. Алайса, хәзер радиода яңгыраган тавышларны да танырлык түгел.

Т

  • Татар эстрадасы җырчысы, вокал буенча укытучы Айгөл Хәернасова үзенең тыйнаклыгы, моңлы тавышы белән күпләрдән аерылып тора. Аның репертуарын күпчелек татар халык һәм ретро җырлар тәшкил итә. Бүгенге көндә ул Казанның 22 нче музыка балалар мәктәбендә индивидуаль рәвештә вокал дәресен бирә. Айгөл Хәернасова белән иҗат юлы, тамашачы зәвыгы, укытучы һөнәре турында сөйләштек. 

  • Айгөл, Сез инде 10 елдан артык иҗатта кайныйсыз, җырлыйсыз. Сәхнәгә килү юлы кайчан һәм ничек башланды?

  • Мин Казанда туып үстем. Шәһәр кызы булам. Әти-әнием Чүпрәледән. Казанның 18нче татар гимназиясендә укыдым. Хәзер әлеге мәктәп “Галәм” дип атала. Минем әтием дә, әнием дә музыкага гашыйк кешеләр. Әтием баянда уйнап мине җырлата иде. Узган ел ул арабыздан китеп барды. (Урыны Оҗмахта булсын!) Әнием дә бик матур җырлый. Репертуар сайлаганда һәрчак әни үзенең фикерен әйтә. 45 ел мәктәптә математика укытучысы булып эшләде. Аның әнисе – минем әбием дә укытучы. Аларның дәвамчылары – мин булам инде. Ә сәхнә дигәннән, гимназиягә укырга кергәндә мәктәптә концерт булды. Шунда сыйныф җитәкчесе Тәслимә Нәваповна минем тавышны ишетте. Ул мине музыка мәктәбенә алып барып тыңлатты. Һәм мин шулай итеп 1 класстан ук вокал һәм скрипкага йөрдем. Үземне вокал җырчысы буларак күрсәм дә, әнием белән укытучым минем скрипкачы булуымны теләде. Әмма мин күңелем кушканын сайладым. Музыка мәктәбендә Зәйнуллина Заһидә Ибраһимовна укытты. Ул “Болгар кызлары”ның җитәкчесе. Казан музыка көллиятенең 1 курсын тәмамлагач та мин 2-3 ел шул төркемендә эшләп алдым. Ә көллияттә безне Гәрәева Венера Хәсәновна һәм Ермохина Раида Игламовна укытты. Аны кызыл дипломга тәмамладым. Укыганда бик күп конкурста катнашып җиңә идем.

  • “Болгар кызлары” төркеменнән ник киттегез?

  • 2012 елда үзем теләп киттем, сольный карьерамны башлыйсы килде. Кызлар белән әйбәт мөнәсәбәттә калдык, Айгөл белән әле дә аралашабыз.

  • Сез Винера Ганиева курсында да укыгансыз дип беләм?

  • 2011 елда “Татар моңы” конкурсында лауреат булдым. Шунда мине Винера Әхәтовна күреп алды һәм үзенә чакырды. Мин уйлап та тормадым -  Винера Әхәтовнада укып чыктым. Шул дәвердә Рәшит Ваһапов конкурсында”Казан сандугачы” кебек конкурсларда беренче дәрәҗәдә лауреат булдым. Әкренләп җырлар,клиплар яздыра башладым. 2012 елда “Әни, бәгърем” җырына тәүге клибым чыкты.

  • Көллияттән соң консерваториягә керергә уйламаган идегезме?

  • Мине көллияттәге укытучыларым консерваториягә әзерләделәр. Әмма анда күпкә авыррак булыр дип уйладым. Әлбәттә, Венера Әхәтовнада да уку җиңел димәс идем, үз авырлыклары бар. Анда укыганыма бер генә дә үкенмим.

  • Укытучы дигәннән, бу һөнәр күңелегезгә якынмы?

  • Бик якын! Балаларны яратам. Мәктәптә эшли башлаганыма 7 ел була. Казанның 22 нче балалар музыка мәктәбендә вокал буенча дәресләр алып барам. Улыма 2 яшь тулганда эшкә чыккан идем, менә инде минем көчле класс җыелды. Һәр бала миңа атнага 2 тапкыр йөри. Алар бик күп конкурсларда катнашалар, гран-прига лаек булалар. Билгеле, укыту эшенә күп вакы китә – көненә 6-7 дәрес бирәм. Баянчы Булат Шәрипов белән бергә эшлибез, ул безнең концертмейстер.

  • Улыгызга ничә яшь?

  • Рамазан улыма 8 яшь. Ул да мин белем алган гимназиядә укый, музыка мәктәбенә дә йөри. Аның бу юлдан китүенә мин каршы түгел. Чөнки балалар бакчасында ук ул үзен яхшы яктан күрсәтә иде. Ирем татар булса да, без өйдә урысча сөйләшәбез. Татар телендә күбрәк аралашсын дип, улымны татар гимназиясенә бирдем, анда ул татар сөйләмен ишетеп үсә.

  • Сезнеңчә, телне саклау гаиләдән бигрәк мәктәптән тора?

  • Әлбәттә, гаиләдән тора. Әмма ул тирә-юнеңдәге кешеләргә дә бәйле. Мәсәлән, минем белән беренче русча сөйләшә башласалар, мин дә шул телдә аралашам. Улыбыз хәзер татарча яхшырак аңлый инде. Аның турында сөйләшсәк бигрәк тә (көлә).

  • Хәзер бик күп яшь җырчыларны бер-берсеннән аерып булмый. Үзеңә генә хас стильне ничек булдырырга һәм бу ни дәрәҗәдә катлаулы?

  • Авыр сорау. Шәхсән мин бер-берсенә охшауны өнәмим. Охшатуларын да. Миңа “Сезнең тавышыгыз Винера Ганиеваныкына охшаган, сез анда укыдыгызмы?”  - диләр. Моннан беркайчан да качып булмый. Чөнки күп нәрсәне укытучыдан аласың. Салават абыйның укучылары да шулай бит. Һәр башкаручының “үземнеке” дигән стиле, тембры булырга тиеш. Алайса, хәзер радиода яңгыраган тавышларны да танырлык түгел.

  • Сез күбрәк халык җырларын башкарасыз. Үзегезнең җырлар аз.

  • Музыка көллиятендә Венера Хәсәновна биреп калдырган база ярдәмендә, миндә халык җырларына карата мәхәббәт яши. Студент чакта җырланмаган җырларны да җырлый идек. Хәзерге җырчылар аларны эзләми, булганын гына җырлыйлар. Эзли башласаң, бик күп матур татар җырлар бар безнең. Минем ахыргы клибым “Үз ягыма кайтсам” җырына төшерелде. Аны 50-60 яшьлекләр яхшы белә, безнең буын алай ук түгел.

  • Банкетта кешеләр белми торган җырлардан бигрәк, хитлар сораладыр?

  • Банкетлар өчен минем аерым репертуар бар. Иң элек шалтыратып аңлашасың, юбилей булса, шул яшьлек кешенең зәвыгыннан чыгып сайлыйсың. Мәсәлән, җитмеш яшьлекләргә “шырдый-бырдый” җыр кирәкми. Алар еш кына: “Баянга гына җырлагыз әле”, - диләр. Кешегә шул тансык хәзер сусаган. Ә репертуарда исемлек зур.

  • Элеккеге җырларны яңартып башкаручы яшь җырчылар күбәйде...

  • Безнең яшьләр җырга яңа сулыш өрәләр дип саныйм. Миңа әни: “Кызым, яңа җыр яздыр инде”, - ди. Миңа күп композиторлар көй җибәр – күңелгә ятмый “булсын” өчен генә җырлыйсым килми. Җыр миңа ошарга тиеш. Композиторлардан Альфред Якшимбетов көй язган 2-3 җыр, Айдар Тимербаевта 1-2 җырым бар. Айрат Җамалетдиновның җырлары бар, әмма ул хәзер язмый. Консерваториядә укыганда ул концертлар куя иде, вокалист булып аның төркемендә йөргән чакларым булды. Шунда ул миңа 3-4 җыр язды. “Әни, бәгърем” җырының сүзен дә музыкасын да ул иҗат итте.

  • Сольный концертлар кую нияте бармы?

  • Бу хакта еш сорыйлар. Теләгем бар. Әмма минем продюсерым да, төркемем дә юк. Үзем генә булгач куркыта диимме... Аннары мин бик тыйнак кеше. “Усалрак бул” дип әйтәләр. Нишләтәсең, менә шундый гади инде мин. Бәлки продюсер булса, җиңелрәк күтәрелер идем. Әмма мин “ярамый”лар белән үземне кысаларга кертеп яшәргә дә теләмим. Хәзер шундый замана – продюсерсыз да үсеп була. Бары тик акча гына кирәк. Җырны ротациягә бирү, клип төшерү бик кыйбат. Шуңа күрә акчасы булган һәркем җырлый. Элек худсоветлар бар иде. Клип теле-экраннарга чыкканчы “иләк аша” тикшерелә торган иде. Хәзер телефонга төшергәне дә бара. Минемчә, укыган кеше җырларга тиеш. Көллияттә укыганда да шундый шәп тавышлылар булды. Әмма алар үсеп китә алмады, шулай югалды. Чөнки күбесенең мөмкинлеге булмады.

  • Хәзер халык та шоу артыннан күбрәк күзәтә.

  • Анысы шулай, тик мин барыбер тамашачы аерырга өйрәнде дип саныйм. Һәр башкаручының үз тамашачысы бар.

  • Ирегез иҗат кешесеме?

  • Юк. Мин шәхси тормыш турында сөйләшергә яратмыйм.

  • Биш елдан үзегезне ничек итеп күзалдына китерәсез?

  • Миңа хәзерге халәтем, тормышым күбрәк ошый. Сер түгел, тагын да популяр буласы килә. Әмма мин хәзергем белән канәгать. Җырларга чакырып торалар. Укытучы һөнәрен калдырмыйм. Бәхет өчен миңа күп кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк