Айваз Садыров тормышындагы шатлыклы яңалыклар белән уртаклаша
Танылган журналист һәм алып баручы Айваз Садыров шатлыклы хәбәр белән уртаклашты. Айваз ТНВ каналына эшкә урнашкан.
«Бу көз янә яңалыклар алып килә минем тормышка. Хәзер минем сакаллы, әмма үтә дә нурлы йөземне ТНВ каналында бара торган «Манзара» тапшыруында күрсәгез, шаккатмагыз, яме.
Әле шуның артыннан ук чыгучы «Здравствуйте» тапшыруында русчалап такылдап утырганымны күреп, телевизорыгызны тфү-тфү дип өшкерергә дә ашыкмагыз.
Әйе, ТНВ каналында татар һәм рус телләрендә чыгучы иртәнге тапшыру алып барырга чакырдылар мине. Үзем иртән авыр уянсам да, халкымны уятып, яңа көнгә әзерләргә дигәндә, аяк – идәндә, будильник 4.30да минем.
Һәр пәнҗешәмбе ТНВ каналында 6:00 – 9:00 сәгатьләрдә очрашкаларбыз, Аллаһ боерса», – дип яза ул инстаграм сәхифәсендә.
Айваз Садыровка иҗади уңышлар телибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте