Логотип
Хәбәрләр

Бала тапкан бер сез генә түгел!

Нишләтәсең бит, артист тормышы тоташ җыр-биюдән генә тормый шул. Тәнкыйтьне дә ишеткәләргә туры килә...

Соңгы арада татар эстрадасы артистлары арасында челтәрле бизнес зур популярлык алды. Бигрәк тә пандемия чорында, күпләрнең концерт эшчәнлеге тукталып торганда, шушы өстәмә керем ысулы артистларыбызга ярдәмгә килде. Һәр хәлдә, үзләре шулай дип ышандыра.

Иҗади гаилә Алсу-Азат Фазлыевлар да күптән шушы системаны куллана. Алар тәкъдим иткән продукцияне кулланып, тиз арада ябыгып була ди. Билгеле, ул продукциянең могҗизалы «ябыктыру көче»нә ышанмаучылар саны да бихисап. 4 ай элек өченче тапкыр әни булган Алсу Фазлыевага да бу мәсьәләдә шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә.

«Алсу, нишлисең син? Үзеңне карарга күптән вакыт», – дип язган җырчыга бер артык игътибарлы тамашачысы. Сөекле хатынын яклап, Азат Фазлыев «Сезнең бала тапканыгыз бармы?» – дип җавап язган. «Бала тапкан бер сез генә түгел, күпләр тапты. Үзегез тәкъдим иткән продукция белән ябыгу тиз, дип ышандырасыз бит», – дип өстәгән икенчесе.

Нишләтәсең бит, артист тормышы тоташ җыр-биюдән генә тормый шул. Тәнкыйтьне дә ишеткәләргә туры килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк