Логотип
Хәбәрләр

Җәй айларында балалар өчен бай мәдәни афиша тәкъдим ителә

1 июнь – җәйнең беренче көнендә, Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Татарстанның мәдәният оешмалары вәкилләре «Татмедиа» бинасына матбугат конференциясенә җыелды.

1 июньҗәйнең беренче көнендә, Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Татарстанның мәдәният оешмалары вәкилләре «Татмедиа» бинасына матбугат конференциясенә җыелды.

Театрлар, музейлар, китапханәләр җәй айларында балалар өчен төрледән-төрле кызыклы чаралар тәкъдим итә. 1 июньнән алып, җәйге каникуллар дәвамында балалар өчен театраль спектакльләр, интерактивлар, фестивальләр, мастер-класслар, презентацияләр һәм башка мавыктыргыч чаралар әзерләнгән. «Культурный дневник школьника» проекты кысаларында һәрбер бала мәдәният учреждениеләренә барып, алган кичерешләре турында фикерен язып калдыра ала. Һәрбер мәдәният йорты каршында җәй айларында төрле сәнгать түгәрәкләре эшләячәк, «Уен Фест» проектының җиңүчеләре билгеләнәчәк, фестиваль катнашучылары өчен мастер-класслар оештырылачак, шулай ук «Әкият» балалар үзәгенең күпсанлы мәдәни проектлары, мастер-класслары үткәреләчәк.

Казан дәүләт яшь тамашачы театры һәм Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрлары нәни дусларына иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Мәдәни оешмалар афишасында һәр баланың күделенә хуш килердәй чаралар бар. Килми калмагыз, җәй күңелле булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк